Шәехзадә Бабич исемендәге Республика яшьләр премиясенә ия булачак лаеклы шәхесләр ачыклана.
1 июльгә кадәр әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендә 2019, 2020 елларга (алга таба - премияләр) Шәехадә Бабич исемендәге Республика яшьләр премияләренә конкурс материалларын кабул итү дәвам итә.
Премияләрнең төп максаты - Башкортстан Республикасы мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән яшь язучыларны, рәссамнарны, артистларны, музыкантларны, архитекторларны һәм режиссерларны бүләкләү.
Премияне алу өчен аерым кешеләр, шулай ук авторлар коллективы составында (5 кешедән артык түгел) тәкъдим ителә. Алар 16-35 яшьлек булырга тиеш.
Премияләр турында нигезләмә һәм тапшыру өчен кирәкле документлар исемлеге Башкортстан Республикасы Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган: mmps.bashkortostan.ru б
Материаллар Уфа шәһәре, Ленин урамы, 10, 24 нче кабинет адресы буенча кабул ителә.
Фото: .bashinform.ru