+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
8 июнь 2021, 03:26

Салаватка гына димәгән... күкәй!

Сашка белән Яшка кемузардан дөнья көтә.

Сашка белән Яшка кемузардан дөнья көтә.

Бүген татар-башкорт яшәгән һәр төбәктә киң билгеле халык артистлары, якташлар, Стәрлетамактагы киң билгеле "культпросвет" буенча сабакташлар Салават Фәтхетдинов белән Җәвит Шакировның бер-берсенә "Сашка", "Яшка" дип сөйләшкән чорлары да булган. Хәзер дә артык рәсми түгелдер сөйләшүләре. Ничек кенә булмасын, яшьлек дуслары бер-берсен шаярта торган гадәтен ташламаган.

«Мактаныйм әле, Салаватка гына күкәй ашарга димәгән», — дип язган Җәвит инстаграмда. Шунда ук 5 тавыгын, бер әтәчен төшереп видео да куйган.

Көлке остасына шул ук стильдә комментарийлар язганнар. Берсе азапланып тормыйча, йомырканы Салаваттан гына сатып алырга киңәш иткән.

Һәм мә сиңа, тагын бер шигъри "шедевренок" килеп тә чыккан Җәвиттән:

«Куркып торам, шикләнәм

Сорарга Салаваттан.

Ишеттем каяндыр ул,

Страус алып кайткан!

Күргән юк пока күкәен,

Инде ничә ел яшәп.

Бирер микән инде Сашка,

Карыйсы килә ашап!

Страус йомыркасы пешкән табаның,

Төпләрен ялар идем.

Ашарга насыйп булмаса да,

Хет тотып карар идем».

Ахырдан тагын бер куплет өстәп куйган:

«Минем язганны укыса,

Сашка котырыр инде!

Болай язаннарым өчен,

Кукиш тоттырыр инде, — дигән ул.

Тавык йомыркасы һәм гомумән бу тема тирәсендә шигъри бәйге киткән. 103 яшьлек "Кызыл таң" бабайга килешеп бетми торганнары да бар, шуңа әлегә - кәнис! Сәлам белән, Әнис.

Фото: tatar-today
Читайте нас