Барлык яңалыклар
Бердәмлек
13 июнь , 15:54

Тормышта игелекле эшләр башкарырга ашык!

Үзара ярдәмләшү традицияләре безнең республикада һәрвакыт көчле булды.

Үзара ярдәмләшү традицияләре безнең республикада һәрвакыт көчле булды.

Шәһәр һәм авыллардан чыккан күп кенә уңышлы кешеләр үзләренең кече ватаннарына булыша. Бу үзара ярдәмләшү системасын булдыру максатыннан республикада «Атайсал» проекты эшли башлады.

Борай районының Иске Тазлар авылыннан чыккан Фәридә Әдһәмова Америка Кушма Штатларында яши һәм туган авылын төзекләндерүдә һәрдаим ярдәм итә.

Күптән түгел Иске Тазлар авылының «Хәтер бакчасы» янында 53 мең сумлык ике таган һәм алачык куелды. Авылда балалар мәйданчыгы юк иде, моңа бигрәк тә бала-чага шат.

Былтыр Фәридә Венер кызының гаиләсе обелиск төзелешенә һәм зират коймасын ремонтлауга 20шәр мең сум, мәчетнең ярымаен ясатуга 50 мең сум акча күчергән. Фәридә ханым кебек туган авылына ярдәм кулы сузып торучыларга сокланырга гына мөмкин.

Фото: "Башинформ"