Районыбызда яшәүче күпмилләтле халкыбызның гореф-гадәтләре, үзенчәлекле йолалары һәрчак соклану һәм ихтирам уята. Кырмыскалы районы үзәгендәге “Ак күл” мәдәният һәм ял паркында узган “Милли мозаика” фестивалендә катнашучылар да иҗади чыгышларда нәкъ милләтара татулыкның, бердәмлекнең чагылыш табуына шаһит булды.
“Милли мозаика” район буенча сәфәрен берничә ай элек башлап җибәргән иде. Аның чикләрендә һәр мәдәният йорты, авыл клубы районда дус һәм тату яшәүче төрле милләт вәкилләренең милли йолаларын, гореф-гадәтләрен чагылдыручы бай концерт программалары тәкъдим итте. Шулай ук фестивальнең сайлап алу турында катнашучыларның һәрберсе, милли ихаталар әзерләп, ата-бабаларының тормыш-көнкүрешен күрсәтте. Ә бу көнне фестиваль-конкурска йомгак ясалып, районыбызның иң оста үзешчән артистлары, иҗади коллективлар Гала-концертта чыгыш ясады. Шуңа программа бик бай һәм эчтәлекле килеп чыкты.
Һәр катнашучының үзенчәлекле һәм тирән мәгънәле чыгыш ясавыннан конкурска җаваплы һәм намус белән каравы күренеп торды. Техник сәбәпләр буенча музыка туктап калганда да чыгыш ясаучыларның биюләрен дәвам итүе аларның профессиональ яктан да әзерлекләре нык булуын күрсәтте. Кунакларны шулай ук кояшлы көн, фольклор ансамбльләрнең чыгышлары, төрле халык биюләре һәм төрле телләрдәге җырлар куандырды.
Концерт тәмамлангач, һәр иҗади коллектив район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Флизә Макеева кулыннан “Милли мозаика” фестивале Дипломнары, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр алды. Шулай итеп, Иске Бәбеч, Ефремкино, Кырмыскалы авыл биләмәләре фестивальнең җиңүчеләре дип танылды.
“Минем ихатам” номинациясендә безнең республикада яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, йолаларын күрсәтү өчен үзләренең барлык осталыгын, талантын эшкә җиккән мәдәният йортлары, иҗади коллектив җитәкчеләренә аерым рәхмәт сүзләре яңгырады.
Шулай ук, бу көнне Кырмыскалы районы хакимиятенең мәдәният бүлеге, Суык Чишмә, Ефремкино, Николаевка авыл мәдәният йортлары һәм “Чишмә” чуваш халык фольклор ансамбле “Интернациональ Җиңү” төбәкара мәдәни-тарихи фестивальнең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
— Районда яшәүче халыклар мәдәнияте, йолалары һәм гореф-гадәтләре барысы да күпмилләтле татулыкка барып тоташа. Бүген без яңа талантларны күрдек, күпмилләтле республикабызда яшәүче халыклар йолаларын тамаша кылдык. Конкурска әзерләгән оештыручыларга һәм катнашучыларга шундый матур тамаша бүләк иткәннәре өчен рәхмәт, — диде Флизә Наил кызы, җиңүчеләрне бүләкләп.
VI Бөтендөнья фольклориадасына багышланган милли мәдәният фестивале районыбызда яшәүче күпмилләтле зур гаиләнең татулыгын тагын бер кат дәлилләде.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.