VI Бөтендөнья фольклориадасы алдыннан узган чара шатлыклы мизгелләргә бай булды.
Республиканың бик күп шәһәр һәм районнарындагы кебек үк, Кырмыскалы районында да сабан бәйрәмен югары дәрәҗәдә бәйрәм иттеләр. Бөтендөнья фольклориадасына әзерлек чикләрендә һәм Сәламәт һәм актив озын гомерлелек елы, шулай ук Фән һәм технологияләр елы тематикасын үз эченә алган чара чагу күренешләргә бай булды.
Һәр милләтнең үз йоласы
Сабантуй – ул, беренче чиратта, милләтләр дуслыгын чагылдыручы бәйрәм. Менә бүген дә районыбызның үзешчән артистлары, фольклор ансамбльләре, кунакларны үзләренең милли ихаталарында каршы алып, борыннан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын күрсәтеп, бәйрәм рухы таратты.
Татар авылларындагы мәдәният учреждениеләре җыелышып, килен төшерү йоласын күрсәтте. Ә күршедә генә Прибельский, Камышлы, Бекет һәм Константиновка мәдәният йортлары урыс халкында яшәп килүче өй туйлау белән бәйле гореф-гадәтләрне тасвирлады. Башкорт ихатасы кунакларда аеруча зур кызыксыну тудырды. Чолыкчылык белән шөгыльләнүчеләр үзләренең серләре һәм эш алымнары белән уртаклашты. Буза әзерләүчеләр кунакларны бу тәмле дә, файдалы да эчемлек белән сыйлады. Илтирәк авылында яшәүче мордва халкы “Балачак” темасы буенча тамаша әзерләп, борынгы милли уеннарны күрсәтте. Ә районда уңышлы эшләп килүче “Родник”, “Шевле”, Пелеш”, “Сеспель” чуваш фольклор ансамбльләре һәм чуваш милли-мәдәни үзәге “Акатуй” чәчү бәйрәмен сәхнәләштерде.
Төп тамашалардан соң һәр ихатада осталык дәресләре үткәрелде. Татар ихатасында, мәсәлән, сөлге чигәргә, талдан кәрзиннәр үрергә өйрәттеләр, шулай ук каз канаты суеп, мендәр тутыру буенча киңәшләрен дә бирде авыл осталары.
Кыр батырларына хөрмәт зур
Һәм, ниһаять, тантаналы марш астында бәйрәм флагы күтәрелде. Быел мондый җаваплы бурыч эшләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре – “Артемида” токымчылык хуҗалыгыннан Вячеслав Павлов, “Уңыш” җәмгыятеннән Вәгыйзь Рәхимкулов һәм “Шәйморатов” хуҗалыгыннан Вилюр Идрисовка йөкләтелде.
Бәйрәмгә бик күп кунаклар да килде. Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов, район хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров, якташыбыз – галим-филолог, журналист Фәнзил Саньяров җыелучыларны бәйрәм белән котладылар.
Сәхнәгә авыл хуҗалыгы алдынгылары, шулай ук мәдәният, спорт, мәгариф вәкилләре һәм башка тармак уңганнары чакырылып хөрмәтләнде.
Эшләрендә яхшы күрсәткечләргә ирешкән, югары һөнәри осталыклары һәм намуслы хезмәтләре өчен бер төркем райондашларыбыз Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының, Русия Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзы республика оешмасының Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Йола буенча, язгы кыр эшләрендә аерылып торган авыл хуҗалыгы предприятиеләрен дә бүләкләп үттеләр. Шулай, өченче урынга “Шәйморат” җәмгыяте (җитәкчесе — Артур Нургалиев), икенче урынга “Уңыш” җәмгыяте (җитәкчесе — Илгиз Ханнанов) лаек булып, диплом һәм акчалата бүләккә ия булдылар. Ә беренче урын алган “Артемида” токымчылык хуҗалыгы җәмгыяте (җитәкчесе Евгений Пожидаев) диплом, акчалата премия һәм “Рено Дастер” автомобиле белән бүләкләнде. Шулай ук чәчү барышында көнне төнгә ялгап эшләгән механизаторларның хезмәте дә лаеклы бәһаләнде. Аларга тантаналы шартларда дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылды.
Икмәк булса, җыр да була
Күренекле якташыбыз Фәнзил Саньяров үзенең чыгышында: “Икмәк булса, җыр да булачак”, — дип әйтеп үткән иде. Мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре дә бу изге эшкә үз көчен кертә: алар игенчеләрне хезмәткә дәртләндереп, җыр-моңнары белән көч-куәт биреп тора. Шуңа да бу көнне авыл хуҗалыгы эшчәннәре белән берлектә республикабыз һәм районыбызның күпмилләтле мәдәниятен үстерүгә өлеш керткән, еллар дәвамында мәдәният өлкәсендә намуслы хезмәт куйган талантлы, иҗади кешеләр дә Башкортстан Мәдәният министрлыгының бүләкләрен алды. Алар арасында республиканың атказанган халык иҗаты коллективы — “Далан” хореография ансамбле җитәкчесе Артур Юлыев, Балалар сәнгать мәктәбенең курай классы укытучысы Имза Биктимеров, Иске Бәбеч модельле авыл китапханәсе китапханәчесе Әлфия Байдәүләтова да бар.
Иң яхшы ихата
Ел саен сабантуй алдыннан “Иң яхшы ихата” конкурсы үткәрү дә матур йолага әверелде. Уңган гаиләләрнең кырмыска кебек дөнья көтүенә сокланмаган кеше юк. Эчтән дә, тыштан да нур чәчеп торучы күркәм йортлар һәркемне үзенә җәлеп итә, урамда ук башланган тәртип, пөхтәлек хәйран калдыра. Бу көнне йорт-кураларын гөл-чәчәккә күмеп, авылдашларына үрнәк булып яшәүче ихтирамлы гаиләләр район хакимияте башлыгы кулыннан лаеклы бүләкләрен алды. Шулай, Олыкүл авылында яшәүче Альфира һәм Фәнзил Камалетдиновлар, Иске Кыешкы авылыннан Зәлия һәм Айрат Фәйзуллиннар өченче урынны бүлешсә, икенче урын Сәвәләй авылыннан Альмира һәм Ревнер Миһрановларга бирелде. Ә Прибельский авылыннан Нина Егорованың ихатасы иң яхшысы дип танылды.
Чабыш, көрәш,бәйгеләр...
Тантаналы өлештән соң бәйрәмнең иң күркәм мизгеле — ат чабышлары башланды. Сабантуйның иң кызыклы һәм тамашалы бәйгесе – көрәш булган мәйданда кеше аеруча күп иде. Нәтиҗәдә, Прибельский авылыннан Руслан Карпов, Азамат Абдуллин, Сәвәләй авылыннан Динар Ибәтуллин үз авырлык категорияләрендә җиңү яуладылар. Ә Уфа шәһәреннән Рәдиф Акчурин “Сабантуй батыры” исеменә лаек булды.
Тагын бер кызыклы бәйге – аерым мәйданда механизаторлар авыл хуҗалыгы техникасының җитешсезлекләрен табу һәм төзәтү буенча көч сынаша. Моның өчен һәрберсенә 10 минут вакыт бирелә. Иң яхшы нәтиҗәне Рузил Әминев күрсәтте: 2,5 минут эчендә ул барлык төзексезлекләрне табып, “Беларус-82” тракторын кабыза алды.
Күңелле һәм чагу тамаша
Бер бәйрәмдә районда дус һәм тату яшәүче төрле милләт вәкилләренең гореф-гадәтләре, йолалары, җырлар, биюләр бергә кушылды. Халык бәйрәмендә район Мәдәният сарае артистлары тарафыннан әзерләнгән театрлаштырылган композицияләр районыбызның тормышын, казанышларын төрле яклап күрсәтергә мөмкинлек бирде.
Бәйрәм концерты да бай һәм эчтәлекле иде. Районыбызда уңышлы эшләп килүче вокал, хореография һәм фольклор коллективлары, җырчылар сәхнәдә берсен-берсе алыштырып торды.
Сабантуйга быел халык аеруча күп җыелды. Ни генә дисәң дә, узган елда мондый бәйрәм булмагач, ул бик сагындырган. Шуңа да ул бу мәйданга җыелучыларны очраштырып-күрештереп кенә калмыйча, тагын бер елга җитәрлек көч-дәрт өстәгәндер, дип ышанасы килә.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.