Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә бүген Екатеринбургта эшләвен хәбәр итте. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән аралашуын фотога төшергән. Бу фото астына Радий Хәбиров "тугандаш Татарстан җитәкчелеге белән" дигән язу калдырган. Кызганычка каршы, әлегә аларның нәрсә турында аралашуы билгеле түгел. Тиздән моның турында да хәбәр булыр, дигән өметтә калабыз.