+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
12 август 2021, 20:30

Хокук бар. Ә яклану?

Башкортстан Республикасында Кулланучылар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институты оештырыла.

Хокук бар. Ә яклану?
Хокук бар. Ә яклану?
Башкортстан Республикасында Кулланучылар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институты оештырыла.

Башкортстан Башлыгының 2021 елның 10 августындагы боерыгы белән Валерий Самохин әлеге вазыйфага билгеләнде.

Башкортстанда Кулланучылар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасын керту кулланучыларның гомум яклануын арттыруга һәм хокук яклау механизмнарын булдыру аша кулланучылар хокукларын яклау системасын ныгытуга юнәлтелгән. Бу хакта сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев хәбәр итте.

- Вәкаләтле вәкилнең төп функциясе - актуаль куллану мәсьәләләре һәм проблемалары буенча җәмәгатьчелек фикерен белдереп, җәмгыятьне һәм хакимият органнарын гражданнарның сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч янаучы сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендәге куркыныч тенденцияләр турында кисәтеп, кулланучыларның киң даирәсе мәнфәгатьләрен яклау, - дип өстәде ведомство башлыгы.

Беренче чиратта вәкаләтле вәкил аеруча кискен проблемаларны хәл итү буенча гамәлләр кылырга тиеш, бигрәк тә закон проблемалары булган хәлләрдә.

Бер үк вакытта вәкаләтле вәкил кулланучылар хокукларын яклау системасында катнашучылар арасында гамәли хезмәттәшлекнең нәтиҗәле коммуникацияләрен булдырырга, кулланучылар белән эшкуарлар арасындагы диалогның яңа рәвешләрен, аларның бәхәсләрен һәм низаглы хәлләрне судка кадәр хәл итүне дә кертеп оештырырга тиеш.

Шулай итеп, институт кулланучылар хокукларын яклау системасын үстерүдә яңа этап булып торачак.

- Башкортстан - Русиядә Кулланучылар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил булган бердәнбер төбәк. Бу институт төбәк дәрәҗәсендә кулланучылар хокукларын яклау системасында катнашучылар өчен өстәмә бәйләүче механизм булыр дип өметләнәбез, - дип өстәде Башкортстан сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев.

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: