Байтак еллар дәвамында фельдшерлык пунктында санитарка гына булып эшләвенә карамастан, махсус белеме булмаса да, фельдшер булмаган чакларда аның бурычларын да башкара. Соңыннан урындагы колхозга эшкә күчсә дә, авылның “табибы” булып кала ул. Кем авырый, кем үлә, гомумән, нинди генә хәл булса да аңа йөгерәләр. Менә шундый ихласлыгы, ярдәмчеллеге, изге күңелле булуы белән яулаган ул бу хөрмәтне.
Ә бит балачагында ул үзен бөтенләй башка өлкәдә күз алдына китерә: табибә булырга яисә җыр-моңга гашыйк кызның сәнгать өлкәсенә укырга барырга теләге зур була. Кызганычка каршы, ул вакытларда законнар да башкача: колхоздан паспортын бирмиләр. Шулай итеп, авылда кала. Ләкин язмышының шундый борылышларына ул бер дә үкенми. Хыялындагы һөнәрләре әле дә аның белән бергә: Иске Акташ авыл клубы каршында оештырылган “Яшьлегем моңнары” фольклор ансамбленең иң оста һәм бердәнбер мандолиначысы ул. Медицина өлкәсе дә ерак җибәрми – картайганчы авылдашларына медицина ярдәме күрсәтеп яши.
Инде сиксәннән узса да, авылда матур итеп дөнья көтә, бик җитез, хәтере дә шәп әле. Бүген дә ул гомер сандыгын “ачып”, истәлекләр белән уртаклашуын әти-әнисе тормышыннан башлады.
Олыкүл авылында 13 балалы ишле гаиләдә 1939 елда дөньяга килә ул. Бөек Ватан сугышы башлану белән әтисен — хезмәт армиясенә, ә абыйларын фронтка алалар. Кызганычка каршы, абыйларына туган йортка әйләнеп кайту насыйп булмый. Әтисе исә 50нче елларда гына бик бетеренеп кайта. Ачлыктан күпбалалы гаиләне сыерлары коткарып кала. Ләкин аңа да салым зур була, шуңа каймагын аертып, дәүләткә тапшыралар, ә сөтеннән аш пешерәләр. Язга чыккач, үлән, черек бәрәңге җыеп тамак туйдыралар. Шундый авыр вакытларда, бәлки, әнә шул җыр-моң көч биргәндер дә аларга. Әтисенең һәм абыйларының өздереп гармунда уйнауларын сагынып искә ала хезмәт ветераны. Патефоннары да була. Ә инде кыз 2нче сыйныфта укыганда апалары мандолина ала. Алар өйдә булмаганда качып кына карават астында уйнарга өйрәнә кыз. Үсә төшкәч, апалары кичке уеннарга ала башлый. Бер-бер артлы мандолинада уйнап, биеп, күңел ача яшьләр.
Кечкенәдән эшкә җигелә кыз. 4 яшьлек чагында ук сеңлесен һәм апасының баласын караша. Ул вакытларда, билгеле, декрет яллары булмаган, хатын-кызлар бала табу белән берничә көннән эшкә дә чыккан.
5нче сыйныфтан соң Охлебинга укырга бара, урысча өйрәнеп, медицина юнәлеше буенча укырга керергә, хирург булырга хыяллана кыз. Ләкин язмыш үзенекен итә: кире Олыкүлгә кайтырга туры килә, биредә ул сигезенче сыйныфны тәмамлый. Янә укырга керү турында сүз кузгата, ләкин паспортын бирмиләр: “Бер ел фермада эшлә”, — диләр. Шулай тормыш йомгагы башка юл белән тәгәрәп китә. Җизнәсе Гомәр исемле егет белән таныштыра.
— Моңа кадәр күргән-белгән кеше түгел иде. Җизни мактый: балдызым, акыллы егет ул, ди. Шулай, алар яшәгән Иске Акташ авылына барып, күреп кайтырга ризалаштым. Гомәр мине авыл буйлап алып китте. Сөйләшә-сөйләшә Агыйдел ярына килеп җиткәнбез. Шундагы матурлыкны күреп, бу авылга гашыйк булдым. “Кусагыз да кайтмыйм!”, — дидем, — ди Флизә апа, булачак ире белән беренче очрашуын искә алып.
Шулай итеп, 1960 елның 14 маеннан ул Иске Акташ килене булып китә. Гомәр Ибраһим улы белән 60 ел күркәм тормыш көтәләр, Резида, Клара, Әлфинә исемле өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, Гомәр абый гына узган елда мәрхүм булган. Бүген Флизә апа, өлкән яшьтә булуына карамастан, төп йортның утын сүндерми, шушы авылда гомер кичерә. Юк, ялгызы түгел ул. Кызлары да еш кайтып тора, социаль хезмәткәр дә килеп, йомышларын үти, авылдашлары да ярдәм итә.
“Яшьлегем моңнары” ансамбле әгъзалары Флизә Галиәхмәт кызын бер генә чарадан да калдырмый. Башкача булуы мөмкин дә түгел: әнә бит мандолинасында уйнап, бәйрәмнәрне ничек бизи ул. Кич утыруларга да еш чакыралар.
Флизә апаның сөйләгәннәрен тыңлыйм да, эшләмәгән эше калмагандыр, дигән уйга киләм. Кечкенәдән әнисенә ияреп сукыр лампа астында тегү теккәннәр. Мич чыгарырга да өйрәнгән. Үз гомеремдә унлап зур мич чыгарганмындыр, ди ул. Килен булып төшү белән медпунктта санитарка булып эшли башлый. Әйткәндәй, ул вакытта бер йорт кына була, шуны үзгәртеп, мич чыгарып, тәртипкә китереп, эшли башлыйлар. Теләге зур булгач, барысына да өйрәнә Флизә апа: уколлар да ясый, система да куя. Шәфкать туташы булмаган чакларда аның бурычларын да башкара. Шулай 7 ел дәвамында аңа өйрәнеп тә китәләр: берәрсе авырган вакытларда аңа йөгереп киләләр. Берсен дә кире бормый: иртәме-төнме, яңгырмы-буранмы — ярдәмгә ашыга. Соңрак аны авыл Советы депутаты итеп сайлап куялар. Гауга купкан гаиләләргә дә барып, хәлне җайга салып килә. “Каршы әйткәннәре булмады, тыңлыйлар иде”, — ди Флизә апа. Әлбәттә, бәләкәй генә хатыннан курыкканнан түгел инде, хөрмәт иткәннән.
Колхозга эшкә чакыргач, баштарак ике эшне берьюлы алып барырга туры килә: иртән медпунктка йөгерә, аннары — колхоз эше. Склад мөдире чөгендер басуларында да тир түгә. Гомәр Ибраһим улы да гомере буе “Победа” колхозында: башта тимерлектә, аннары укып кайткач, комбайнчы, тракторчы булып эшли. Шулай, ирле-хатынлы бер эштән дә калмыйлар, шул ук вакытта үзләренең дә хуҗалыкларын алып баралар, күпләп мал асрыйлар, авыл тормышында да актив катнашып, башкаларга үрнәк гаилә булып тормыш көтәләр.
Әле дә Флизә апаның йорт-курасы чәчәкләргә күмелеп утыра. Йорт эчен үзе чиккән-бәйләгән кул эшләре бизәсә, бакчасы да мул уңыш белән сөендерә. Берничә ел элек авыр операцияләр үткәрүенә карамастан, бирешми ул. Бирешә торганнардан түгел. Олыгайган әниләрен кызлары үз гаиләләренә алып китәргә теләсә дә, балалары үскән, тормышының авыр да, иң матур да вакытлары узган йортын ташлап китәсе килми әле аның. Гәзит-журналлар алдыра, аеруча “Кызыл таң” гәзитен яратып укый. Шулай, дөнья хәлләреннән хәбәрдар булып, изге догаларын кылып, авылдашларына киңәш-фатыйхаларын биреп, гомер йомгагын сүтә Акташның ак күңелле ак әбие.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.