+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
15 август 2021, 19:00

Кырмыскалыда - гаилә бәйрәме

Бүген Кырмыскалыда Сәламәтлек һәм озын гомерлелек елына багышланган зур бәйрәм үтә.

Кырмыскалыда - гаилә бәйрәме
Кырмыскалыда - гаилә бәйрәме

Үзәк мәйдан умарта иләвен хәтерләтте. Биредә өлкәннәр һәм балалар өчен төрле мәйданчыклар эшләде. Шулай, Сәүдә-сәнәгать палатасы үткәргән “Халыкка бушлай юридик ярдәм” акциясе чикләрендә теләге булган һәр кеше теге яки бу сорауларына җентекле җавап алды. Белгечләр билгеләвенчә, сораулар көнкүрешебезнең төрле өлкәләренә кагыла: җир биләмәләре һәм күчемсез милек, шулай ук гаилә проблемалары буенча да мөрәҗәгать иткәннәр. Ә күпфатирлы йортларда яшәүчеләр торак-коммуналь хезмәтләргә кагылышлы сорауларын биргән.
Шулай ук “Урындагы, сыйфатлы, үзебезненке” проекты чикләрендә оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсе дә бик урынлы булды. Урындагы фермерлар, шәхси эшкуарлар, шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар үзләренең продукциясен арзанрак хаклар белән тәкъдим итте. Шуңа бу мәйданчыкта сатып алучылар да бик күп иде.
“Джума ти” җәмгыяте палаткасы янында халык аеруча күп җыелды. Азалия һәм Вилдан Абдулловлар Һиндстан, Кения, Кытай һәм башка илләрдә җитештерелгән чәйне фасовкалау белән шөгыльләнә. Кырмыскалы районында эшчәнлекләрен ярты ел элек кенә җәелдереп җибәрүләренә карамастан, аның бик уңышлы булуын билгелиләр.
Әйткәндәй, бу көнне чәйләрне сатып алыр алдыннан тәмләп кару мөмкинлеге дә булды.
Константиновка авылында яшәүче Алексеевлар гаиләсен күпләр яхшы белә. Любовь Егоровна һәм Александр Прокопьевич, күптән хаклы ялда булуларына карамастан, актив тормыш алып баралар. Районда узган барлык чараларда алар үзләренең хуҗалыгында үз көчләре белән җитештергән продукцияне тәкъдим итә. 50 сутый җир биләмәсендә алар яшечә-җимеш үстереп, мул уңыш ала. Гаилә башлыгының тал чыбыгыннан үргән кәрзиннәренә дә сорау зур.
Кырмыскалы уңган умартачылары белән дә дан тота. Бу чарада “Зәйтүнә” фермер хуҗалыгында җитештерелгән татлы һәм сыйфатлы балны күпләр үз итте. Хуҗалык җитәкчесе Расих Гәрәев билгеләвенчә, умартачылык – гаилә эше, моның белән алар хәзер утыз елга якын шөгыльләнә. Шуңа да сыйфатлы балның нинди булырга тиешлеген алар яхшы белә һәм продукцияләренең зур сорау белән файдалануын да шуның белән аңлатырга була.
Сөт, каймак, эремчек, йомырка кебек азык-төлек товарларының бай ассортименты тәкъдим ителде.
Балалар өчен чаралар аеруча зур колач алды. Пионерлар һәм укучылар йорты, урындагы китапханә хезмәткәрләре төрле осталык дәресләре үткәрсә, “Яшьлек” яшьләр үзәге һәм район Мәдәният сарае тарафыннан оештырылган музыкаль бәйгеләр, уеннарда балалар зур теләк белән катнашты. Ә аттракционнарны сабыйлар һәрвакытта да көтеп ала.
Райондагы “Гаилә” хезмәте тарафыннан оештырылган “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясеннән дә кырмыскалылылар читтә калмады. Ә С.М.Чугункин исемендәге урта мәктәпнең спорт мәйданчыгында яшьләр командалары мини-футбол буенча турнирда көч сынашты.
Ә кичкә кырмыскалылыларны һәм район үзәге кунакларын танылган артистлар катнашлыгында зур бәйрәм концерты көтә.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

Кырмыскалыда - гаилә бәйрәме
Кырмыскалыда - гаилә бәйрәме
Кырмыскалыда - гаилә бәйрәме
Кырмыскалыда - гаилә бәйрәме
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: