+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
19 август 2021, 08:58

"Гыйбрәт бу! Бик куркыныч"

Җырчы Дәниф Шәрәфетдиновның хәзерге тормышы - көрәш. Һәм чиргә каршы гына түгел.

"Гыйбрәт бу! Бик куркыныч"
"Гыйбрәт бу! Бик куркыныч"

Хәния Фәрхи белән "Бәйрәм" ансмабле составында сәхнәләрне гөрләткән Дәниф Шәрәфетдинов, юл һәлакәтенә очрап, авыр чиргә тарыган иде. Ул инде берничә ел буена аңа каршы көрәшә, яшәргә тырыша. Кыйммәтле даруларга акчасы җитми башлагач, аңа халык акча җыеп бирде. Аена 60 мең сумга төшкән ампулалары әле һаман да бар, әмма алар тиздән бетәчәк икән. Бу хакта Дәниф "Шәһри Казан" хәбәрчесенә болай дигән:

“Июльдән миңа тагын да кыйбатрак уколлар билгеләделәр. Алар миңа федераль программа нигезендә бушлай кайтарылырга тиеш. Әмма әлегә кадәр көтәм. Әгәр 25 августка кадәр булмаса, катгый чаралар күрергә мәҗбүр булачакмын. Инде бу чир күзгә зыян итте, бер күзем күрми башлады. Мондый хәлгә калырмын дип гомеремдә дә уйламадым. Гыйбрәт бу. Бик куркыныч. Минем кебекләр бик күп, кеше язмышы белән уйныйлар. Менә шунысы аяныч”, - дигән ул.

Без Дәнифкә үебезнең яратуыбызны белдерәбез һәм янә матди ярдәм кирәк булса, акча җыюда янә катнашачыгызны әйтеп куябыз. Нык, бул, Дәниф!

Фото: "Матбугат"


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: