+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
20 август 2021, 16:58

Яшьләр сүз ала!

Башкортстаннан 500дән артык яшь кеше Идел буе федераль төбәгенең «іВолга» форумында катнаша.

Яшьләр сүз ала!
Яшьләр сүз ала!

Оештыручылар фикеренчә, бу катнашучыларга һәм спикерларга барлык чикләрне үтәргә һәм дөньяның теләсә кайсы почмагыннан элемтәгә чыгарга мөмкинлек бирәчәк.

Форумда катнашучыларны Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Ксения Разуваева һәм Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров сәламләделәр.

«Ышанам ки, "іВолга" сезгә тулысынча үзегезне күрсәтергә мөмкинлек, һөнәри үсеш һәм иҗтимагый активлык өчен көчле импульс бирәчәк. Ә җиңүчеләр һәм грантлар отучылар үз башлангычларын тормышка ашыру өчен реаль мөмкинлек алачак. Уңышлар сезгә!» – дип, катнашучыларны форум башлану белән Игорь Комаров котлады.

Форумның төп чаралары ачык рәсми сайтта уза - ivolgaforum.ru.

Ачылыш вакытында Русиянең 72 төбәгеннән 5 меңгә якын кеше резидентлар сыйфатында катнашуын раслады, шуларның 4 меңнән артыгы – Идел буе федераль округы вәкилләре. Безнең республикадан форумда 500дән артык кеше – төбәкнең әйдәп баручы югары уку йортлары студентлары катнаша.

Төп программадан тыш, катнашучыларны Русия спортчылары һәм Олимпия чемпионнары белән туры эфирда көндәлек зарядкалар көтә. Зарядкадан соң музыкантлар һәм дәүләт эшлеклеләре үзләренең яраткан иртәнге ашларын «Яңа иртәнге аш» тамашасы кысаларында күрсәтәчәк. Кич белән катнашучыларны күңел ачу чаралары көтә.

Моннан тыш, форум кысаларында резидентлар өчен грант конкурслары узачак.

Русия Президентының Идел буе федераль төбәгендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм "Росмолодежь" җитәкчесе Ксения Разуваева катнашлыгында округ яшьләре белән дискуссияләр дә көтелә.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: