+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
28 август 2021, 17:39

Хуш киләсең, ярминкә!

Республика Сәүдә-сәнәгать палатасы Салават шәһәре хакимиятенә ярминкәне август аенда ук үткәрергә дигән тәкъдим белән чыкты. Нәтиҗәсе - безнең язмада.

Хуш киләсең, ярминкә!
Хуш киләсең, ярминкә!



- Беренче чиратта, ярминкә коронавирус инфекциясе таралуга каршы барлык таләпләрне үтәп узсын өчен чаралар күрелде. Ярминкәнең эш форматы үзгәрүгә карамастан, мөмкинлекләре чикле кешеләргә һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга аерым игътибар бирелде, - дип ассызыклады районның Икътисад һәм эшкуарлык идарәсе башлыгы Елена Абдуллина.

Форматның төп үзгәреше - ярминкәне үткәрү көне: ул җомга көнне узды. Бу чара пенсионерларны һәм эшкә яраклы халыкны дөрес җәлеп итәрә мөмкинлек бирде.

Җомга ярминкәсе социаль актив халык белән аларның элемтәләрен минимальләштерергә мөмкинлеген ачты.
Тәкъдим ителгән товар җитештерүчеләр даирәсе дә киңәйде.

Гафури, Стәрлебаш районнары, Дүртөйле, Стәрлетамак шәһәрләре товар җитештерүчеләре үз продукциясен тәкъдим итте. Ярминкәдә күчмә вакциналау пункты да эшләде.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: