+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
28 август 2021, 17:47

Хуш килдең, гардемарин!

Салаватка «Югары музыка көннәре»нә Дмитрий Харатьян килде.



Салават «Югары музыка көннәре" мәдәни проектының бер өлеше булды. Кичә шәһәрдә Русиянең халык артисты Дмитрий Харатьян, Русиянең атказанган артисты Әскар Абдразаков, «Голос» тамашасы финалистлары Надежда Самкова, республиканың халык артистлары Эльвира Фатыйхова һәм Вилдан Яруллин, Башкортстан Республикасының халык уен кораллары милли оркестры катнашлыгында концерт булды.
Сәнгать бәйрәме Салават тамашачыларын таң калдырды.

"Сәнгать шәхесләрне тәрбияли, күтәрә һәм баета, мәгърифәт бирә, тормышка матурлык өсти. Мин, салаватлыларны сөендереп, бәйрәм кәефе булдырырга өметләнәм, чөнки 27 августта илебез кинематографына 102 яшь тулды. Бу - безнең уртак бәйрәмебез, — диде Дмитрий Харатьян.

Бу кичтә тамашачылар уңай хис-кичерешләр, яхшы кәеф алды, аларның йөзендә ихлас елмаю балкыды.

"Югары музыка көннәре"ндә 7нче чакырылыш Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров катнашты.
"Салаватны туган шәһәрем дип саныйм. Шәһәр һәрвакыт бик яхшы мәдәният хезмәткәрләре белән дан тота. Салават елдан-ел яхшы якка үзгәрә, матурлана бара. Моңа «Уңайлы шәһәр мохите», «Кече Ватан мәдәнияте» проектлары ярдәм итә. Салаватлыларның бу проектларда актив катнашуы куандыра", - диде Зариф Байгускаров.

Сәнгать китапханәсе мөдире Гөлнара Сәфәрова сүзләренә караганда, Дмитрий Харатьян һәм Әскар Абдразаков кебек танылган артистлар белән очрашу бик эчтәлекле, җылы, хисле булды.


Хуш килдең, гардемарин!
Хуш килдең, гардемарин!
Автор:Резида Валитова
Читайте нас: