+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
31 август 2021, 18:55

Матурдан да матур һава шарлары - Башкортстан күгендә

Башкортстанда “Самрау” III һавада йөзү фестивале тәмамланды. Өч ел эчендә иң матур, иң төсле һәм истәлекле бәйрәмгә әверелде ул.

Матурдан да матур һава шарлары - Башкортстан күгендә
Матурдан да матур һава шарлары - Башкортстан күгендә

Чара 23 августта Уфада старт алды. Бу көнне башкалабызга Түбән Новгород, Йошкар-Ола, Төмән, Яр Чаллы, Самара, Сочи, Серпухов, Истра һәм Мәскәү шәһәрләреннән барлыгы 10 команда килде. Атна буена ун һава шары республикабызның төрле почмакларын иңләде.

Һава шарлаы очышы шулай ук Әбҗәлил, Белорет районнары территорияләрендә, “Торатау” геопаркында үтте. “Самрау” фестивале 30 августта Уфаның Шакша бистәсендә өстендә очыш белән тәмамланды.

Һавада йөзү бөтенрусия фестивален Башкортстанның Һавада йөзү спорты федерациясе, Туризмны үстерү буенча дәүләт комитеты оештырды. Фестиваль санитар-эпидемиологик чараларны саклап үткәрелде.

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: