+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
3 сентябрь 2021, 22:35

Шәйморатов эзләре буйлап...

Бүген 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең легендар командиры Миңнегали Шәйморатовның туган авылы янә кунаклар кабул итте.

Шәйморатов эзләре буйлап...
Шәйморатов эзләре буйлап...

Луганск Халык Республикасы делегациясе Башкортстанга эшлекле сәфәре чикләрендә Миңнегали Шәйморатовның туган ягында – Кырмыскалы районының Шәйморатов авылында булып китте.
Ерактан килгән кунаклар иң тәүдә легендар дивизия командирының һәйкәленә чәчәкләр салды, аннары Шәйморатов күпфункцияле авыл мәдәният йортына юлланды: биредә Луганск Халык Республикасы кунакларына районда уңышлы эшләп килгән М. Шәйморатов исемендәге “Йолдыз” хәрби-патриотик клубы тарафыннан “Хәтер вахтасы” чикләрендә агымдагы елда Ленинград өлкәсендә табылган экспонатлардан күргәзмә тәкъдим ителде.
Клуб җитәкчесе Зәки Бикбаев районда оештырылган эзләнү отядлары, хәрби-патриотик клублар һәм “Яшь армияче” хәрәкәтенең эшчәнлеге турында да сөйләде.
Шулай ук 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе һәм аның легендар командиры М. Шәйморатовның хәрби юлын чагылдырган 3-D маппинг форматындагы фильмны да кунаклар зур кызыксыну белән карады.
Туган якны өйрәнүче Резида Әхтәмова – Миңнегали Шәйморатовка туган тиешле кеше. Шуңа да ул данлыклы якташыбызның тормыш юлын өйрәнү буенча бик зур эш башкара. 112нче Башкорт кавалерия дивизиясендә хезмәт иткән якташ-яугирләрнең исемлеген төзүгә дә зур өлеш кертте. Ә бу көнне ул кунакларга Миңнегали Минһаҗ улының балачагы һәм үсмер еллары турында кызыклы мәгълүматларны җиткерде. Авылдашлары кечкенә Миңнегалине Миннуш дип йөрткән. Малайның атларга булган сөюе дә әнә шул балачагыннан килә: яшьтәшләре белән ул күпчелек вакытын шулар янында үткәргән. Гармунда уйнарга да бәләкәйдән өйрәнгән, ә аннары яраткан уен коралын үзе белән сугышка алып киткән. Бу һәм башка бик кызыклы мәгълүматларны кунаклар ихлас тыңлады һәм легендар командирны Луганск Халык Республикасында да ихтирам итүләрен билгеләп үттеләр.
- Тарихны үзгәртергә һәм бозарга беркемнең дә хакы юк. Киләчәктә дә ике республика арасында дуслык җепләре ныгыр, аның хакында истәлек буыннан-буынга тапшырыла килер, - дигән ышанычын белдерде Луганск Халык Республикасының Халык советы депутаты Сергей Серов.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

Шәйморатов эзләре буйлап...
Шәйморатов эзләре буйлап...
Шәйморатов эзләре буйлап...
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: