+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
4 сентябрь 2021, 09:32

Бу илдә әле һаман сугыш бара....

Бу көннәрдә Уфада Луганск Халык Республикасы делегациясе визиты уза.

Бу илдә әле һаман сугыш бара....
Бу илдә әле һаман сугыш бара....

Ул республикалар арасында дустанә элемтәләрне ныгыту, шулай ук уртак рухи, тарихи һәм мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм популярлаштыру максатыннан оештырылган. Аны оештыру башлангычы белән Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәмендә "Русия Эзтабарлар хәрәкәте"нең төбәк бүлеге чыккан.

Луганск Халык Республикасы делегациясе составында - Салават Юлаев исемендәге эзтабарлар отряды җитәкчесе Флүр Карачурин, «Луганск якташлары берлеге» төбәкара иҗтимагый оешмасы рәисе Олег Акимов, Луганск Халык Республикасы Иҗтимагый палатасы башлыгы Алексей Карякин, Луганск Халык Республикасы чит ил эшләре министры Владислав Дейнего һәм Луганск мәгълүмат үзәгенең иҗтимагый оешмалары вәкилләре, депутатлар бар.

3 сентябрьдә Башкортстан Республикасы Милли музеенда «Русия-Донбасс» интеграцион комитеты башлангычы кысаларында «Русия эзтабарлар хәрәкәте»нең төбәк бүлеге ярдәмендә Луганск мәгълүмат үзәге белән берлектә «Геройларча Донбасс» дип аталган фотокүргәзмә ачылды.

Фотохезмәтләр Донбасста барган реаль вакыйгаларны, 2014 елда туган илләрен милләтчеләрдән саклауга багышлаган кешеләр язмышын, Луганск халкының тыныч тормышын һәм көнкүрешен чагылдыра, шулай ук Луганск Халык Республикасы территориясендә узган чаралар турында сөйли.

Фотокүргәзмәдә 1943 елның 23 февралендә Донбасс өчен сугыш вакытында батырларча һәлак булган Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов турында материаллар урын алган.

112нче Башкорт кавалерия дивизиясе музее базасында «7нче гвардия кавалерия корпусы һәм шәйморатлыларның батырлыклары» фәнни-гамәли конференциясе Башкортстан Республикасында «Русиянең эзтабарлар хәрәкәте» төбәк бүлеге тарафыннан оештырылды. Эзтабарлар, тарихчылар, фәнни хезмәткәрләр һәм музей хезмәткәрләре 7нче гвардия кавалерия корпусы һәм 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе батырлыгын тикшерүнең киләчәк перспективалары турында фикер алышты. Конференцияне оештыру алдыннан алар тарафыннан яңа тарихи фактларны ачыклау максатыннан зур архив, тикшеренү һәм эзләнү эшләре башкарылды.

Башкортстан Республикасы, Луганск Халык Республикасы архивларында, Киевта, Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәрендәге Оборона министрлыгының Үзәк архивында эшләр башкарылды, Луганск Халык Республикасында яшәүчеләрнең шәхси гаилә архивлары өйрәнелде. Конференциядә 1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында Донбасста сугыш вакыйгалары турында тарихи истәлекне саклау максатларында 14 актуаль тема буенча фикер алыштылар.

Кич белән чарада катнашучылар һәм кунаклар Башкортстанның Кырмыскалы районына барды, анда Русия Герое, генерал-майор, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Бүген 10.30 сәгатьтә чарада катнашучылар Уфаның Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салачак һәм республиканың Хәрби дан музеенда «Иҗтимагый палата. Луганск Халык Республикасы һәм Башкортстан Республикасы иҗтимагый палаталарының тарихи хәтерне саклау буенча үзара хезмәттәшлеге» темасына "түгәрәк өстәл" узачак.

Фото: bashinform.ru


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: