+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
4 сентябрь 2021, 16:25

Шәйморатовның туган авылында – “Төнге бүреләр”

“Төнге бүреләр” мотоклубы әгъзаларына легендар дивизия командиры Миңнегали Шәйморатовның туган авылына килүгә койма яңгыр да комачауламады.

Шәйморатовның туган авылында – “Төнге бүреләр”
Шәйморатовның туган авылында – “Төнге бүреләр”

Бүген данлыклы якташыбыз – 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең легендар командиры Миңнегали Шәйморатовның туган авылы янә кунаклар кабул итте – биредә “Төнге бүреләр” Бөтенрусия мотоклубының Башкортстан бүлекчәсе әгъзалары булып китте. Хәттә иртән башланган койма яңгыр да аларның сәфәренә комачаулый алмады.

Ә бирегә алар изге бурыч белән килде. Шушы көннәрдә “Төнге бүреләр” мотоклубының илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче әгъзалары берләшеп, Луганск һәм Донецк республикаларына юлланачак. 8 сентябрьдә, Донбассны немец илбасарларыннан азат итү көне уңаеннан, биредә 800 агач утыртылып, “Урыс урманы” барлыкка киләчәк. Ә агачларны илебезнең төрле төбәкләреннән алып килергә карар ителгән һәм алар һәр төбәкнең Бөек Җиңүгә өлеш керткән билгеле шәхесләренә багышлап утыртылачак.

Бүлекчә президенты Семен Кулагин билгеләвенчә, Башкортстан бүлекчәсе әгъзалары агач үсентеләрен 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командирының туган авылыннан алып барырга карар иткән. Шушы ният белән бүген Кырмыскалы районына Уфадан гына түгел, республикабызның төрле шәһәрләрендә яшәүче байкчылар җыелды.

- Иртәгә иртәнге 4ләрдә ерак юлга чыгарга планлаштырабыз. Сәфәребезгә илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче “Төнге бүреләр” мотоклубы әгъзалары да кушылачак. Ә Башкортстаннан дүрт кеше барачакбыз.
2016 елда без Луганск шәһәрендә Донбассны азат итүдә катнашкан геройлар, шул исәптән 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе һәм аның легендар командиры Миңнегали Шәйморатовка багышланган “Урал Йолдызы”н алып барып урнаштырган идек. Хәрби хәрәкәтләр барышында аны берничә тапкыр шартлаттылар, ләкин ул барыбер тергезелде. Ул гына да түгел, узган елда шундый ук зур йолдыз Донецк шәһәренә дә куелды.

Шушы җирләрдә йөреп, клуб әгъзасы Руслан Дорошенко М. Шәйморатовка багышлап “Йолдыз” дигән җыр иҗат итте. Бу җырны мотоклубның якын дусты – Юлия Чечерина да ишетте һәм аны бергәләп башкарырга тәкъдим итте. Җырны Миңнегали Минһаҗ улының туган көнендә яздырдык. Менә бу сәфәребезгә Юлия Чечерина да кушылып, тантаналы чарада җырның презентациясе узачак, - дип таныштырды сәфәрнең максаты белән Семен Кулагин.

Йола буенча, кунаклар Миңнегали Шәйморатовның туган авылындагы һәйкәленә чәчәкләр салды һәм күпфункцияле авыл мәдәният йортында урнашкан күргәзмә залында да булды. Эчтәлекле экскурсиядән тыш, кунаклар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе һәм аның командиры Миңнегали Шәйморатовның хәрби юлына багышланган 3-D маппинг форматындагы фильмны карады.

Туган иле өчен гомерен аямыйча сугышкан һәм башкаларны да үз артыннан иярткән якташыбызга багышланган бу чара кунакларны тагын да канатландырып, ерак һәм изге сәфәрләрен уңышлы башкарып чыгарга көч өстәгәндер, дип ышанасы килә.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

Шәйморатовның туган авылында – “Төнге бүреләр”
Шәйморатовның туган авылында – “Төнге бүреләр”
Шәйморатовның туган авылында – “Төнге бүреләр”
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: