+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
6 сентябрь 2021, 13:15

Үткәннәр белән бүгенге арасында күпер ныклы булсын!

Архангель районында шушы максатны күз уңында тоткан туган якны өйрәнүчеләр конференциясе узды.

Үткәннәр белән бүгенге арасында күпер ныклы булсын!
Үткәннәр белән бүгенге арасында күпер ныклы булсын!

Туган якны өйрәнүчеләрнең эшчәнлеге зур әһәмияткә ия. Иң мөһиме, аларның күбесе бу эшне күңел кушуы буенча башкара. Вакытларын да, көчләрен дә кызганмыйча үткәннәрдә казынып, аны киләчәк буынарга түкми-чәчми җиткерү өчен күпме көч сала! Кече туган як тарихын, шунда яшәгән шәхесләрне һәм вакыйгаларны өйрәнеп, хәтер сандыгын тулыландыра, буыннар, вакытлар җебен ныгыта, үткәннәр белән бүгенге арасына күпер сала.
Шул көннәрдә Архангель районы хакимиятендә нәкъ шундый шәхесләр җыелып, башкарылган эшләр турында сөйләште, тәҗрибәләре, киләчәккә планнары белән уртаклашты.
Чараны ачып, җыелучыларны район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәлия Имаева сәламләде. Аннары сүз туган якны өйрәнүчеләргә бирелде. Шулай, Башкортстан Республикасының Туган якны өйрәнүчеләр берлеге рәисе Марат Зөлкәрнәев 2020-21 еллардагы эшчәнлек турында сөйләде. Архангель районы хәтер сакчыларының чыгышлары исә туган якның тарихы һәм мәдәнияте, авыллар тарихын өйрәнү, район китапханәләре эшчәнлегендә туган якны өйрәү ысуллары һәм формалары, блаларда һәм үсмерләрдә туган якны өйрәнү эшчәнлегенә кызыксыну уяту кебек темаларга багышланды.
Ә Башкортстан Республикасы Милли музееның этнография бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Сәлимә Усманова - башкорт халкының милли костюмы, җәмәгать эшлеклесе, районның “Ак инәй” хатын-кызлар оешмасы рәисе Зилә Фәйзуллина башкорт ырулары турында сөйләде.
Докладларны тыңлап, фикер алышканнан соң, җыелучылар Архангель районының туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте эшен активлаштырырга, тарихи-туган якны өйрәнү музее өчен экспонатлар һәм тарихи материаллар җыю мәсьәләләре буенча киңәшмә оештырырга, Архангель авылында тарих-туган якны өйрәнү музеен ачу өчен буш урын бүлеп бирү мөмкинлеген карарга дигән бурычлар билгеләде.

Фото: Архангель районы хакимияте.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: