-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
8 сентябрь 2021, 16:00

Аксаков бәйрәме якынлаша

Кырмыскалы районында һәм Башкортстанның башка төбәкләрендә Халыкара Аксаков бәйрәме үтәчәк.

Аксаков бәйрәме якынлаша
Аксаков бәйрәме якынлаша
Чаралар ел саен урыс язучысы Сергей Тимофеевич Аксаковның туган көне алдыннан уза. Быел аның тууына 230 ел тулу билгеләп үтелә. Йолага әверелгән күләмле бу бәйрәм республикабызда 31нче тапкыр оештырыла.
Бәйрәм чикләрендә 10 сентябрьгә кадәр С.Т. Аксаков исемендәге әдәби премия бирү буенча комиссия утырышы, шулай ук Уфа шәһәр округы Советының С.Т. Аксаков исемендәге еллык ачык премиясе буенча конкурс эшләрен яклау чарасы узачак.
23 сентябрьдә Башкорт дәүләт университетында «Хәзерге дөньяда славян этнослары, тел һәм мәдәният» VI Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак. Болгариянең Башкортстан Республикасындагы Почетлы консуллыгы “Болгариянең милли традицияләре” дигән фотокүргәзмә тәкъдим итәчәк.
24 сентябрьдә республиканың барлык мәктәпләрендә Аксаков дәресләре узачак.
Уфа команда елга училищесының мәртәбәле кунаклар катнашындагы чаралар программасында - намус дәресләре, курсантлар тарафыннан Намус кодексын кабул итү һәм филиал курсантларының тантаналы маршы.
Уфа шәһәренең 11нче санлы Аксаков гимназиясендә Аксаков дәресен С.Т. Аксаков исемендәге әдәби премия лауреаты үткәрәчәк.
С.Т. Аксаковның мемориаль йорт-музее биредә оештырылачак «С.Т. Аксаковның мемориаль йорт-музеена 30 ел» һәм Уфа рәссамы Эдуард Ханнановның «Аксаков Уфасы» күргәзмәләренә чакыра.
Аксаков исемендәге Бакчада зур бәйрәм программасы узачак. Йола буенча, Уфаның Пушкин аллеясында С.Т. Аксаков һәм А.С. Пушкин һәйкәлләренә чәчәкләр салыначак. С. Т. Аксаковның тууына 230 ел тулуга һәм С. Т. Аксаковның Мемориаль йорт-музееның 30 еллыгына багышланган тантаналы Аксаков кичәсе Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында үткәрелә.
Тематик чаралар республика башкаласында гына түгел, ә С.Т. Аксаковның тормышы һәм эшчәнлеге белән бәйле районнарда да узачак. 25 сентябрьдә Бәләбәй районының “Надеждино” Аксаков тарихи-мәдәни үзәгендә бәйрәм чаралары, “Распахнись, душа!” фольклор бәйрәме үтәчәк. Бәйрәм Бәләбәй шәһәрендә дәвам итәчәк, анда “Моңлы чишмәләр” төзекләндерелгән паркына экскурсия, ачык муниципаль АРТ-пленер эшләре күргәзмәсе, шәһәр халкының һәм “Илһам чишмәләре” төбәкара фестивале финалистларының әдәби-музыкаль очрашуы, фестиваль финалистларын бүләкләү тантанасы һәм зур бәйрәм концерты булачак.
Бу көнне бәйрәм Уфа районының Зубово авылында да узачак.
Кырмыскалы районы да Аксаков бәйрәме кунакларын кабул итәчәк. Иске Кыешкы авылында кунаклар һәм урындагы халык социаль-мәдәни комплексы янындагы мәйданда С.Т. Аксаков бюстына чәчәкләр салачак, шулай ук «С.Т. Аксаковның тормыш юлы һәм иҗаты» темасына күргәзмә һәм мәктәп әдәби залында экскурсия үткәрү планлаштырыла. Бәйрәм программасы Кырмыскалы авылында дәвам итәчәк. Анда Ленин исемендәге мәйданда «Осталар шәһәре» фольклор ярминкәсе узачак. Район мәдәният сараеның тамаша залында “Аксаков әкиятләре” тамашасы күрсәтеләчәк.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: