+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
8 сентябрь 2021, 18:17

Журналист - мәртәбәле һөнәр!

2021 елның 11-16 сентябрендә Сочи шәһәрендә «Бөтенрусия–2021» киңкүләм мәгълүмат чараларының ХХ фестивале узачак.

2021 елның 11-16 сентябрендә Сочи шәһәрендә «Бөтенрусия–2021» киңкүләм мәгълүмат чараларының ХХ фестивале узачак.

Анда Башкортстан делегациясе дә катнаша.

Фестивальнең юбилей датасына Башкортстан Журналистлар берлеге тарафыннан «Башкортстан журналисты» гәзитенең чираттагы саны әзерләнгән.
Башкортстан журналистлары ел вакыйгасы - Гафури районында узган «Медиайыйын» форумы булды. Бу зур вакыйга турында материал гәзитнең яңа санын ача.

Уфада дистәләгән журналист катнашкан Бөтендөнья фольклориадасы да басма битләрендә чагылыш тапкан.

Башкортстан киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең тормышы, шул исәптән Матбугат йорты янында Матбугат һәм подписка көне, «Башкортстан Республикасы «Нәшрият йорты»ның генеральный директоры Ф. М. Ягафәров кабинетында журналистика ветераннары очрашуы һәм башка чаралар турындагы мавыктыргыч язмалар укучыларны җәлеп итәчәк.

«Башкортстан журналисты» гәзите бу чорда "Алга, Сибай!" проекты рәисе, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Денис Назаров ярдәме белән дөнья күрә, ул Башкортстан Журналистлар берлеге партнеры булып тора. Гәзитнең яңа санындагы эчке битләр иҗтимагый оешманың эшчәнлеге турындагы язмаларга багышланган.

Мәүлидә ЯКУПОВА,
Башкортстан Журналистлар берлегенең җаваплы секретаре.
 
Фото: "ВКонтакте"


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: