+29 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
16 сентябрь 2021, 19:04

Президент кая китә?

Русия Президенты Владимир Путин үз даирәсендә берничә дистә кешенең коронавирус инфекциясе йоктыруы хакында белдерде.

Президент кая китә?
Президент кая китә?

Шуңа бәйле рәвештә, ил башлыгы берничә көн дәвамында үзизоляция режимын үтәргә карар кылган. Бу хакта "РИА Новости" агентлыгы хәбәр иткән иде.

«Белгәнегезчә, минем соңгы көннәрдә Дүшәнбегә сәфәрем булмый калды. Бик кызганыч булса да, бу минем даирәдә коронавирус йоктыру очракларының ачыклануы белән бәйле. Бу бер-ике очрак кына түгел, ә берничә дистә кеше. Һәм хәзер берничә көн дәвамында үзизоляция режимын үтәргә туры киләчәк», — диде Русия дәүләте башлыгы Бердәм иминлек турындагы килешүне оештыру, Күмәк иминлек советы (ул анда дистанцион рәвештә катнашты) утырышында.

14 сентябрьдә Владимир Путин Таҗикстан лидеры Эмомали Рахмон белән телефоннан сөйләшкәндә үзизоляция режимын үтәргә мәҗбүр булуы хакында белдергән иде.

Соңрак ил Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков Русия лидерының сау-сәламәт булуын һәм эш графигы үзгәрмәвен искәртте.

«Путин да, „Спутник V“ да гадәти режимда эшли. „Спутник V“ вакцинасының нәтиҗәлелеге расланган, ул шактый югары. Президент Путиндагы нәтиҗәлелек күрсәткече тагын да югарырак», — диде Кремль вәкиле.

Фото: "Кремлин.ру"


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: