+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
18 сентябрь 2021, 22:45

Оста укчылар җыелды

Кырмыскалы районының Иске Бәбеч авылы янындагы иркен яланда узган “Төнге амурлар”ның батыр варислары” республика атлы укчылар бәйгесе Башкортстанның төрле төбәкләреннән иң оста укчыларны бергә җыйды.

Оста укчылар җыелды
Оста укчылар җыелды
“Русия хәрби-тарихи җәмгыяте”нең төбәк бүлекчәсе ярдәме белән оештырылган чара 1812 елдагы Ватан сугышының 209 еллыгына багышланды.

Чараның беренче көнендә семинар, осталык дәресләре оештырылса, икенче көнендә “Мәргән укчы” турниры узды. Әйткәндәй, бу проект Президент грантлары фонды белән берлектә оештырылды. Шулай ук әлеге проект Башкортстанның алты районында җәядән ату буенча секцияләрен һәм киләчәктә урындагы халык өчен этноспортның бу яңа төрен ачу һәм популярлаштыру белән шөгыльләнәчәк тренерлар әзерләү максатын да күз уңында тота.

Чараның икенче көне салкын һәм яңгырлы булса да, бәйгедә катнашучыларга ул һич тә комачауламады. Уфа, Сибай шәһәрләре, Учалы, Белорет, Әбҗәлил, Баймак, Мәләвез, Кырмыскалы районнарының иң оста укчыларын мәртәбәле кунаклар: “Русия хәрби-тарихи җәмгыяте"нең төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Рамил Рәхимов, аның урынбасары, республиканың “Хәрби дан” музее директоры Илшат Үтәев, “Мәргән укчы” ачык акционерлар җәмгыяте директоры Юлай Галиуллин сәламләде.

Турнирның шартлары игълан ителгәч, жирәбә үткәрелде һәм ярышка старт бирелде. Ук атучылар атта чабып, төз ату буенча көч сынашты.

Ярышчыларның бәхетенә, турнир башлануга куе болытлар арасыннан кояш та күренде. Ләкин алар моңа игътибар да итмәде: бер-бер артлы билгеләнгән дистанцияне үтә торды һәм баллар җыйды.

Шулай итеп, нәтиҗәдә, венгрча маршрутта Уфадан Рушан Хәсәнов - беренче, Баймак егете Илдус Ибраһимов – икенче, ә Сибайдан Артур Батыршин өченче урынга лаек булдылар. Кореяча маршрутта да Рушан Хәсәновка тиңнәр булмады, ә икенче һәм өченче урыннарны, шул тәртиптә, Уфадан Юлай Галиуллин һәм Кырмыскалыдан Аскар Ишбирдин яуладылар. Шулай ук бу маршрутта яшьләр арасында Баймак районыннан 15 яшьлек Инҗәр Юртбәков җиңүче дип танылды.

Ике көн барган чара катнашучыларга гына түгел, урындагы авыл халкына, аеруча үсмерләргә һәм яшьләргә онытылмаслык тәэссоратлар бүләк итте.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: