Сөйләшүләрдән һәм экспертизадан соң Башкортстанга 1919 елда Петроградны саклаган өчен тапшырылган 2нче Башкорт укчылар полкы байрагы кайтарылды. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте. Бу хәлгә тарихчы, Башкортстан Республикасы Милли архивының бүлек җитәкчесе Азат Ярмуллин аңлатма бирде.
"Байракның табылуы - Башкортстан өчен зур вакыйга. Республикабызның хәрби тарихы белән бәйле мондый артефактлар сирәк, 100 елдан артык вакыт узган бит инде. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның республика тарихына зур игътибар бирүе тагын да шатландыра. Күргәнебезчә, соңгы елларда легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең тарихы яңадан җентекләп өйрәнелә башлады, күренекле полководец генерал Миңнегали Шәйморатовка Русия Герое исеме бирелде һәм тиздән аңа һәйкәл ачылачак. Менә хәзер 2нче Башкорт укчылар полкының байрагы табылды һәм республикага кайтты - ул чорның республикабыз белән бәйле зур вакыйгалар шаһиты. Бу бөтен Русиянең хәрби тарихында Башкортстанның ролен күрсәтә: 1919 елда башкорт сугышчылары Петроградны интервентлардан азат итүгә зур өлеш кертте", - дип билгеләде тарихчы.
Фото: bashinform.ru