-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
8 октябрь 2021, 11:07

Башкортстан, җырларым синең хакта!

Тиздән зур бәйрәм - Республика көнен билгелибез. Бу уңайдан укучыларыбыз игътибарына Башкортстаныбызда яшәп иҗат итүче шагыйрә Светлана Васикованың шушы көннәрдә исем туе үткән "Базы кызы" җыентыгыннан туган төягебезгә багышланган өр-яңа шигырен тәкъдим итәбез.

Башкортстан, җырларым синең хакта!
Башкортстан, җырларым синең хакта!
Туган илем - чал Уралым -
Башкортстан - җирнең коты.
Күпмилләтле Башкортстан
Башкортымның ул Баш йорты.

Сокландыра горур сынлы
Бөркет кунган кыялары.
Яшәү көче, ямен биреп,
Ага җитез елгалары.

Басулар да диңгездәй киң,
Тук башаклы игеннәре.
Эшкә уңган ир-уллары
Ташка уя исемнәрен.

Җир куены тулы мәгъдән,
Үз көчеңне эштә хакла!
"Кара алтын" чыккан җирдә
Ил бизәге - шәһәр калка.

Урал тауда башкорт иле
Мең-мең еллар гомер иткән.
Иң бәхетле олы язмыш
Башкортстан - илем икән!

Русиянең йөзек кашы,
Башкортстан җирнең коты,
Туган илем - чал Уралым -
Башкортымның ул Баш Йорты.

Рәсемдә: Светлана Васикова

Фото: М. Латыйпова


Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: