+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
8 октябрь 2021, 18:50

Без – бер гаилә, Башкортстан – безнең йортыбыз

Республика көне уңаеннан Кырмыскалы районы хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров кырмыскалылыларга һәм республика халкына изге теләкләрен җиткерде.

Без – бер гаилә, Башкортстан – безнең йортыбыз
Без – бер гаилә, Башкортстан – безнең йортыбыз
- Башкортстан – бүген илебезнең алга киткән төбәкләренең берсе. Безнең республика йөздән артык милләт вәкилләрен берләштерә. Алар республикабызның матур һәм изге исемен чагылдырып, бердәм һәм тату яши.
Башкортстаныбыз яңадан-яңа казанышларга ирешеп, алга таба үсешен дәвам итә һәм илебез төбәкләре арасында лаеклы урын били. Әлеге бәйрәм туган ягыбыз тарихына һәм язмышына битараф булмаган барлык кешеләрне берләштерә. Бүгенге авыр чорда да без район, республика үсешенә үз көчләре белән лаеклы өлеш керткән буын вәкилләренә рәхмәт белдереп, берләшергә тырышабыз.
Бүген Кырмыскалы районы республикада төрле юнәлешләр буенча алдынгы сафларда бара. Район халыкының тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту буенча байтак эшләр башкарыла, бу юнәлештә эшләр киләчәктә дә дәвам итәчәк.
Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм хезмәт уңышлары телим, - диде Әлфир Фәрхәт улы, күркәм бәйрәм уңаеннан изге теләкләрен җиткереп.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: