- Хөрмәтле якташлар! Сезне чын күңелдән Республика көне белән котлыйм! Безнең Башкортстан - илнең бар яктан да иң бай төбәкләрнең берсе. Без республикабызның бай тарихы, аның хезмәт сөючән халкы белән горурланабыз. Дуслык һәм үзара аңлашу, туган җиргә мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт - болар барысы да күпмилләтле республикабызда тынычлык сакларга ярдәм итә.
Күпмилләтле республикабызның үсеше һәм чәчәк атуы өчен ирешелгәннәрне саклау һәм ныгытуга юнәлтелгән зур эштә кырмыскалылыларның да лаеклы өлеше бар. Изге эшләребезне тормышка ашырырга безгә бердәмлек ярдәм итә. Гасырлар дәвамында районыбызда утыздан артык милләт вәкилләре дус һәм тату яши. Эшләрне дә бергә киңәшләшеп башкарып, ял-бәйрәмнәребезне дә күркәм итеп билгеләү матур йолага әверелгән. Бүгенге бәйрәм дә шуны ачык чагылдыра.
Барыгызга да чын күңелдән игелек, тынычлык һәм иминлек телим. Киләсе көннәргә ышаныч белән карыйк, газиз Башкортстаныбыз, туган Кырмыскалыбыз хакына үзебезгә хас тырышлык белән җаваплылык тоеп эшлик. Республика көне котлы булсын! - дигән теләкләрен белдерде Мидхәт Гандәлиф улы.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.