+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
4 ноябрь 2021, 12:05

“Аек авыл”га Кустыгол да кушылды!

Республикада берничә ел дәвамында уңышлы барган “Аек авыл” бәйгесенә Кырмыскалы районы авыллары да актив кушыла.

“Аек авыл”га Кустыгол да кушылды!
“Аек авыл”га Кустыгол да кушылды!

Шушы көннәрдә Кустыгол авылы халкы да, җыенга җыелып, “Аек авыл” бәйгесендә катнашырга теләк белдерде.

Бу чара Халыклар бердәмлеге көне алдыннан уздырылып, халыкка бәйрәм кәефе дә өстәде. Карлыман авылы биләмәсе башлыгы Азат Әхмәтҗанов билгеләвенчә, авыл бәләкәй булса да, биредә актив һәм бердәм халык яши. Шуңа бу бәйгедә катнашып, халыкның тормышын җанландыру, уңайлырак итү теләге зур.

Әйе, 50 тирәсе йорт булган бәләкәй авылда күркәм үзгәрешләр күзгә күренә башлаган да инде. “Уңыш” җәмгыяте ярдәме белән биредә буа бууга тотынганнар, күлне тирәнәйтү эшләре дә планлаштырыла. Авылда суүткәргеч челтәре юк,  һәркем үз коесы белән яши. Ә агымдагы елда корылык үзенекен иткән – коедагы сулары да киткән. Әлбәттә, элегрәк буа булган, ләкин өч ел элек аны мул су ерып алып киткән. Шул сәбәпле, коеларда су кимегән.

Хәзер дамбаларны ныгытып, буаны сыйфатлы итеп буарга кирәк. Азат Марат улы билгеләвенчә, иганәчәләрне ул иртә яздан бирле эзли башлаган, кемнәргә генә мөрәҗәгать итмәгән. Ниһаять, эшчәнлекләре һәм басулары шушы авыл янында булган “Уңыш” авыл хуҗалыгы предприятиесенең урындагы бүлекчәсе җитәкчесе Радик Рәфыйков бу эшне үз өсләренә алырга теләк белдергән. Әлеге көндә куәтле техника ярдәме белән эшләр башланып киткән.

Күптән түгел балалар мәйданчыгы төзүгә дә тотынганнар. Бу эшләргә Дәүләт думасы депутаты Иван Сухарев акча бүлгән, шулай ук эшләрнең бер өлеше район хакимияте тарафыннан финансланачак. Әле биләмәне коймалап, бетоннан өслеген салганнар.

Халык та мондый үзгәрешләргә куанып бетә алмый. Алар “Аек авыл” конкурсы чикләрендә оештырылачак чараларга да актив кушылырга, шул ук буа һәм күлне төзекләндерү буенча өмәләргә чыгарга, кулларыннан килгәнчә ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде һәм авыл биләмәсе башлыгы Азат Марат улына барлык авыл халкы исеменнән рәхмәтләрен җиткерде.

Авыл старостасы Рәшит Хөсәенов билгеләвенчә, кустыголлылар - актив һәм бердәм халык.
- Бер мөрәҗәгатьне дә игътибарсыз калдырмыйлар. Өмәләргә дә берсүзсез чыгалар. “Аек авыл” исеме өчен дә алар көчләрен дә, вакытларын да кызганмый көрәшәчәк һәм авылны күркәм итү өчен һәркем тырышлык салачак, - дип ышандырды Рәшит Гыйндулла улы.

Бәйрәмнәрдән дә хәзер мәхрүм түгел кустыголлылар. Үзләренең авылында клуб та бар, ләкин мәдәният хезмәткәре булмагач, соңгы вакытта чаралар үткәрү мөмкинлеге юк. Бу уңайдан аларга Олыкүл мәдәният йорты хезмәткәрләре ярдәмгә килә. Бу көнне дә алар бәйрәм концерты белән чыгыш ясады. Баш мәдәни чаралар оештыручы Ләйсән Назыйрова, мәдәни чаралар оештыручы Зөлфия Абдуллина, Рәйлә Евграфова моңлы җырларын бүләк итсәләр, Әлфәрит Ширгазин чараны гармун моңнары белән бизәде.

Саф һавада барлык саклык таләпләрен үтәп оештырылган чарадан җыелучылар дәртләнеп, авылның киләчәген кайгыртучыларның булуына сөенеп таралышты. Димәк, авыл сүнми, яши әле! “Аек авыл” бәйгесендә катнашу да Кустыголның яңа сулыш алуына зур өметләр уята.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: