+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
4 ноябрь 2021, 11:39

Авырлыкларны җиңәрлек бердәмлек булсын җирдә!

"Халыклар бердәмлеге көне" дип аталган күркәм бәйрәмне билгелибез бүген. Коронавирус пандемиясе шартларында киң колачлы чаралар үткәрү тыелу да, төрле чикләүләр кысаларында яшәргә мәҗбүр булу да бу бәйрәмнең әһәмиятен киметми. Күпмилләтле халкыбыз тату, бердәм булганда илебез дә көчле булыр!

Авырлыкларны җиңәрлек бердәмлек булсын җирдә!
Авырлыкларны җиңәрлек бердәмлек булсын җирдә!
Дүртөйле шәһәрендә яшәүче Башкортстанның атказанган, Русия Федерациясе ягулык-энергетика комплексының мактаулы нефтьчесе, дистәдән артык китап авторы Фәнис Рәхмәтуллин Халыклар бердәмлеге көне белән барыбызны да ихлас тәбрикли һәм үзенең әлеге бәйрәм уңаеннан язган "Бердәмлек - какшамас көч" дип аталган шигырен тәкъдим итә.

Бер чәчтән толым үрелми,
Күплек кирәк толымга.
Тамчы су күзгә күренми,
Чиксез җыелгач - елга.

Кырда ялгыз агач үссә,
Урман дип сөйләмибез.
Күктән бер тамчы су төшсә,
Яңгырга тиңләмибез.

Бер чыбыкны сындырганда
Бик зур көч тә салмыйсың.
Себеркене, тырышсаң да,
Һич сындыра алмыйсың.

Әйе, бер бөртек солыдан
Ботка пешереп булмый.
Сүзне кабатлап торудан
Бер матур җыр да тумый.

Яу кырында бер сугышчы -
Сугышчы түгел, диләр.
Аны, булса да кылычы,
Коралсыз төркем җиңәр.

Халыкка булган бердәмлек
Һич какшамас көч бирә.
Авырлыкларны җиңәрлек
Бердәмлек булсын җирдә!

Фото: М.Латыйпова


Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: