- Хөрмәтле якташлар! Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Бу бәйрәм - тынычлык, иминлек, бердәмлек символы. Шөкер, безнең Кырмыскалы районында утыздан артык милләт вәкилләре гасырлар дәвамында дус, тату булып, бер-берен аңлашып яши. Бездә дини нигездә беркайчан да каршылыклар туганы юк. Мондый мөнәсәбәтләргә, минемчә, нигез гаиләдә салына. Ә гаилә – ул җәмгыятебезнең бер ячейкасы. Гаилә бәхетле булсын өчен ни кирәк? Әлбәттә, бер-береңне хөрмәт итү, ярату, аңлау, юл кую... Шундый кагыйдәләрне үз итеп, тату яшәүче гаиләләр күбрәк булса, республикабызда, илебездә дә тынычлык, бердәмлек, иминлек хөкем сөрәчәк.
Районыбызда катнаш гаиләләр дә бихисап. Алар күпләргә үрнәк булып, ике якның да гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп, дини йолаларын үтәп, күркәм гомер кичерә.
Киләчәктә дә шулай бердәм булып, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карап, аңлашып яшәсәк, тормышыбыз рухи һәм икътисади яктан алга барыр.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.