+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
4 ноябрь 2021, 15:30

Безнең көч - бердәмлектә!

Нефтекама шәһәре мари милли-мәдәни үзәге рәисе урынбасары Владимир Баиров бүгенге бәйрәм турында фикерләре белән уртаклашты.

Безнең көч - бердәмлектә!
Безнең көч - бердәмлектә!

"Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан балачагым искә төшә. Мин үзем Калтасы районының Мари Бикшик авылыннан. Яныбызда гына Татар Бикшик дигән авыл да терәлеп тора. Без татарлар белән аралашып үстек, авылда марича сөйләшкән татарга, татарча сөйләшкән марига аптыраучы юк иде. Шулай ук бәйрәмнәрне гел бергә үткәрдек, зур эшләрне бергәләп өмә ясап башкардык.

Халыкта кемнең нинди милләттән булуы турында сорау да тумагандыр - кемне ничек бар, шулай кабул итеп, аның динен, телен, йолаларын хөрмәт итеп яшәдек. Бу - безнең республиканың матур бер күренеше, хәтта байлыгы, дип авыз тутырып әйтә алам. Башкортлар да, татар да, удмуртлар да, марилар да, урыслар да, украиннар да бер гаилә кебек яши бездә, халыкны аеру юк. Һәркем үз милләтен, телен үстерә ала - моның өчен барлык шартлар да тудырылган.

Мин яшәгән Нефтекамада Милли мәдәниятләр үзәге эшли, анда алты милләтнең һәм өч диаспораның милли-мәдәни үзәге бар. Ел әйләнәсенә алар мәктәпләр, балалар бакчалары, җәмәгатьчелек белән туган телне үстерү, гореф-гадәтләрне саклап калу буенча эш алып бара. Һәр милләтнең үз айлыгы үтә. Менә яңарак кына бездә башкорт мәдәнияте айлыгы тәмамланды һәм эстафетаны без, марилар, кабул итеп алдык. Эстафета белән бергә Дуслык кубогы да тапшырыла.

Мари мәдәнияте айлыгында бик күп эшләр башкарып чыгу каралган. Безнең милли-мәдәни үзәкнең җитәкчесе - Игорь Губаев, милләт дип янып йөргән кеше ул, аңа хөрмәтебез дә, рәхмәтебез дә зур. Алга таба да мари милли үзәге актив эшләр, дип өмет итәбез, һәрхәлдә, без моның өчен барлык тырышлыгыбызны салабыз.

Илләр тыныч булсын, сугышлар булмасын өчен кешелеккә дус яшәргә, бер-беребезне хөрмәт итәргә кирәк. Без төрле, әмма бердәм!"

Гөлнара Гыйлемханова.

Автор фотосы.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: