-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
4 ноябрь 2021, 13:10

Дуслык монументына чәчәкләр салынды

Бүген Уфада Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү кысаларында Дуслык монументына чәчәкләр салдылар.

Дуслык монументына чәчәкләр салынды
Дуслык монументына чәчәкләр салынды


Тантаналы чарада Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Премьер-министр урынбасары Азат Бадранов, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Сергей Греков, Уфа шәһәр округы Советы рәисе Марат Вәсимов, Дәүләт думасы депутаты, «Бөтендөнья башкортлары корылтае (Конгрессы)» халыкара иҗтимагый берләшмәләр берлеге президиумы рәисе Эльвира Аеткулова, «Башкортстан халыклары ассамблеясе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Зөһрә Рәхмәтуллина, «Башкортстан урыслары соборы" идарәсе җитәкчесе Валентин Павлов һәм башка рәсми кешеләр катнашты.

Кунаклар Башкортстанның Русь дәүләте составына ирекле керүенә 400 ел тулу уңаеннан төзелгән Дуслык монументына чәчәкләр салды.

Фото: https://ufacity.info

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: