"Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрикләп, республика халкына ихлас котлауларымны җиткергәндә мин дә ватандашларны берләшергә чакырам, - диде ул. - Бу көн илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам итүнең күркәм бер билгесе.
Кан кардәшләрем, шулай ук дусларым, таныш-белешләрем арасында төрле милләт вәкилләре бихисап. Ил азатлыгына куркыныч янаганда ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре - бердәм көч булып изге яуга күтәрелә һәм бүгенге тыныч тормышны тәэмин итә. Иң югары максатларны алга куеп берләшү Ватанга карата чиксез мәхәббәтнең матур үрнәге дә булып тора.
Үткәннәр бит үткән көннәр инде,
Бүгенге көн кыйммәт гел, дибез.
Бүгенге дә бит, бер уйласаң,
Үткән көнгә кайтыр көнебез.
Илебезнең бай мирасын
Хәтерләүдән курыкма син.
Тарих безгә көч тә бирә,
Ил үткәнен онытма син!
Бәйрәм белән, дуслар!"
Фото: Р. Исламов.