+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
6 ноябрь 2021, 17:58

Безнең волонтерлар сафына бас!

Башкортстанда 3,5 мең ирекле ярдәмче һәм 942 автоволонтер көн саен аеруча мохтаҗ кешеләргә ярдәм итә.

Безнең волонтерлар сафына бас!
Безнең волонтерлар сафына бас!

«Бердәм Русия»нең «Безнең хәстәрлек» волонтерлык үзәге пандемиянең авыр чорында битараф булмаган меңләгән кешене берләштерде.

«Беренче дулкында да, хәзер дә шулай булды. Волонтерлар ялгызларга, хәрәкәт итү авыр булган, читен тормыш хәлендә калган кешеләргә булыша. Азык-төлек, дарулар сатып алалар, өлкәннәрне поликлиникага алып баралар, алып кайталар. Атна эчендә «Безнең хәстәрлек» колл-үзәгенә 2360 шалтырату килгән, шуларның 2156сы — авыл районнарыннан гаризалар. Мин башкаларга ярдәм итәргә теләүчеләргә рәхмәт белдерәм", - дип язган Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге битендә.

Волонтерлар үзәгенә балигъ булган һәр кеше кушыла ала, 8-800-289-03 телефоны буенча (эш көннәрендә 9.00дән 18.00гә кадәр) мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Шул ук номер буенча волонтерлык ярдәменә гариза калдырырга мөмкин.

Фото: static.nahnews.org

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: