Авыл халкы, агымдагы елда бәйгедә катнашып, бәхетен сынап карарга булды. Ни генә дисәң дә, Бишаул-Уңгар — район гына түгел, республика данын күтәрүче борынгы авылларның берсе. Башкорт рухын, милли йолаларын, гореф-гадәтләрен тергезү, саклау, киләсе буыннарга тапшыру буенча биредә зур эш башкарыла.
Әлеге конкурс чикләрендә биредә яшәүчеләр арасында аек тормыш рәвешен пропагандалау буенча бихисап чара оештырыла. Ел дәвамында авыл халкы, яшьләр “яшел елан” корбаны булмасын өчен авыл клубында, китапханәдә төрле киңәшмәләр, тарих сәгатьләре, мәктәп белән берлектә “Кар суына бару”, “Нәүруз бәйрәме”, “Ак инәйләр” төркеме ярдәмендә “Яулык” , “Кәккүк чәе”, “Карга боткасы” кебек йола бәйрәмнәре үткәрелде, районда, республикада оештырылган акцияләргә дә актив кушылдылар. Моңардан тыш, билгеле, бар яклап үрнәк булырлык шәхесләр белән очрашулар, конкурслар, викториналар үз нәтиҗәсен бирде.
“Аек авыл” конкурсы чикләрендәге чараларны үткәрүгә авылның аксакаллары, Хатын-кызлар советы әгъзалары, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре, укытучылар, дин әһелләре зур өлеш кертә. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә исерткеч эчемлекләр сатучыларга каршы көрәштә дә ярдәм итәләр.
“Аек авыл” бәйгесендә катнашырга теләк белдергәч, Сәвәләй авылы биләмәсе хакимияте тарафыннан “Иң матур ихата” һәм “Иң матур йорт” конкурслары игълан ителгән иде. Бу чарада аларга йомгак ясалып, җиңүчеләрне дә билгеләп үттеләр. “Иң матур ихата” бәйгесендә Әнисә һәм Мозафар Исхаковлар җиңүче дип танылса, “Иң матур йорт”та Әнисә Меркулова яши. Әнисә Ислам кызы, өлкән яшьтә булуына карамастан, авыл тормышында да актив катнаша. Тату гаиләдә дүрт буын бик тату гомер кичерә. Килене белән мөнәсәбәтләренә дә сокланып туймаслык. “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр” дигәндәй, оныклары да барлык йорт эшләрен бергә башкарып, бер-берсенә ярдәм итә, эшсөярлеккә өйрәнеп үсәләр. Шул ук вакытта оныкларының кечкенә йөрәкләренә иман чаткылары да сала нәнәйләре. Шуңа әлеге бәйге чикләрендә йортның тышкы матурлыгы гына түгел, андагы мохиткә дә зур игътибар бирелде.
Авыл бәйрәмендә беркем дә бүләксез калмады. Сәвәләй авылы биләмәсе башлыгы Тимур Галәветдинов иң өлкән кешеләрне, шулай ук бәхетне читтән эзләмичә, туган авылларында төпләнеп, күркәм гомер итүче яшь һәм күпбалалы гаиләләрне дә тәбрикләп үтте. Яшьләрнең авылда калып, күркәм дөнья көтүләренә карап, күңел сөенә, чөнки авылның киләчәге аларга бәйле. Ә инде шул көннәрдә күркәм юбилейларын билгеләүчеләрне тәбрикләп үтү – барлык гомерләре хезмәттә үткән апа-абыйларга олы хөрмәт билгесе ул. Бүләк түгел, яхшы сүз, якты йөз, күрсәтелгән игътибар — алар өчен иң мөһиме, моннан аларның күңелләре күтәрелеп, яшәү көче ала. Әнә бит Хәбир абый Дәүләтбаев, Хөсәен абый Фәттахов та ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр. Хөрмәткә, зурлауга, һичшиксез, лаек алар – икесе дә 15 елдан артык авыл клубы каршында оештырылган фольклор ансамбле, халык уен кораллары һәм җыр төркемнәренең иң актив әгъзалары.
Бишаул-Уңгар авылында осталарның осталары яши. Бәйрәм чикләрендә оештырылган күргәзмәгә карап та шундый фикергә килергә мөмкин. Әйткәндәй, үзләренең эшләрен алар район һәм республика күләмендә узган чараларда, бәйгеләрдә дә тәкъдим итә. Мәсәлән, райондагы бер генә чара да Гүзәл Искәндәровадан башка узмыйдыр. Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул бик актив. Борынгы киемнәрне фотолар буенча тергезү өстендә эшли, милли бизәнгечләр ясау белән шөгыльләнә, осталык дәресләре үткәрә. Агымдагы елда “Туристик сувенир” республика конкурсында аның “Челтәр” һәм “Сакал” дигән бизәнгечләре өченче урынга лаек булды.
Флүрә Заһидуллина да бер генә чарадан да читтә калмый, призлы урыннар яулап, район данын күтәрә. “Хатын-кыз — милләт анасы” бәйгесеннән дә ул Кубок һәм диплом алып кайтты. Ә инде Фәһимә Әбдрәфыйкованы авылның тоткасы дияр идем. Авылдагы бихисап чараларны оештыручы, алдан башлап йөрүче, күпкырлы талант иясе ул. Кыскасы, аның кебекләр хакында: “Чапкан атны да туктатыр, янган йортка да керер”, — диләр.
Мәдәни чаралар оештыручы буларак, авылдагы, шул исәптән “Аек авыл” конкурсы чикләрендәге барлык чаралар да – аның казанышы. Авыл биләмәсе хакимияте, районның мәдәният бүлеге һәм, әлбәттә, авылдашлары белән яхшы мөгамәләдә булып, тыгыз элемтәдә эшләве дә уңай нәтиҗә бирә.
Әлеге бәйрәм дә, пандемия сәбәпле, бик күләмле булмаса да, барлык саклык таләпләрен үтәп, оешкан һәм эчтәлекле килеп чыкты. Концерт номерлары да, тормышыбызның иң күркәм якларын чагылдырып, бәйрәм кәефе өстәде. “Мирас” төркеменең милли моңнары һәркемнең күңеленең иң нечкә кылларын тибрәндереп җибәрде. Балаларны да милли мәдәнияткә, сәнгатькә җәлеп итү буенча зур эш башкаралар. Аларның осталыгына өлкәннәр хәйран калып утырды. Ике дистә ел элек оештырылган “Ак инәйләр” клубы әгъзаларының чыгышы да зур әһәмияткә ия булды – алар башкаруындагы мөнәҗәтләргә рухи-тәрбияви кыйммәтләр, зур мәгънә салынган.
Милли бизәкләргә бай булган, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән чара, төрле буын вәкилләрен берләштереп, авылның киләчәге матур булсын өчен аек тормыш алып барырга кирәклегенә зур басым ясады.
Эльвира Ямалетдинова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.