+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
22 декабрь 2021, 04:20

Соңгы солдат җирләнмичә дары исә бетмәс кебек...

Нуриман районы яшьләре яу кырында ятып калганнарны эзләү буенча максатлы эш алып бара.

Соңгы солдат җирләнмичә дары исә бетмәс кебек...Соңгы солдат җирләнмичә дары исә бетмәс кебек...
Соңгы солдат җирләнмичә дары исә бетмәс кебек...
Киләчәгебез кемгә бәйле? Әлбәттә, яшьләргә. Алар булган җирдә генә һәр нәрсәгә яңача караш, актив тормыш күзгә ташлана. Шуңа да берничә дистә ел элек яшьләрнең авыллардан күпләп чыгып китүе туган төбәкләренең киләчәген куркыныч астына куйган иде. Соңгы вакытта бу күренеш берникадәр азайды кебек. Авылларда яңа йортлар төзелә башлады, шәхси эшкуарлыкка юнәлтелгән башлангычлар барлыкка килде, мәдәни тормыш җанланды, спорт ярышлары һәм башка чаралар үтә башлады. Чыннан да, яшьләрне авылларга җәлеп итүнең төп юлы — сыйфатлы, актив тормыш алып бару өчен шартлар тудыру. Шушы максатны күз уңында тотып Нуриман районында Яшьләр үзәге төзелгән дә инде.

Яшьләр үзәге үсеп килүче буында мәдәни, хәрби-патриотик, спортка мәхәббәт уяту максатларын да куеп эшли.
— Без 14 яшьтән, 35 яшькә кадәр яшьләр белән эшлибез. Әмма чараларда өлкәнрәкләр дә катнаша. Гомумән, эшебез яшьләрне актив, сәламәт тормышка җәлеп итүгә нигезләнгән, — ди үзәк директоры Наталья Гордеева.
Җитәкче билгеләвенчә, соң­гы елларда яшьләр спортка күпләп тартыла. Футбол, лапта, волейбол һәм башка спорт уеннарында төрле нәтиҗәләргә ирешкән­нәр. Үсмерләр тәүдә — мәктәптә, аннары район күлә-мендә ярышларда чыгыш ясый. Республика дәрәҗәсендә үткән чараларда да катнашалар. Полиатлон буенча халыкара спорт мастеры Роман Михалев — районның билгеле кешесе. Әлеге вакытта армиядә хезмәт иткән егет белән якташлары чиксез горурлана.
Үзәк эшчәнлеге турында сөйләгәндә Наталья Гордеева “Олимп” футбол командасын да атап үтте. Бирегә укучылар йөри. Әлегә бу яшь команданың тәҗрибәсе аз, әмма уенчылар төрле дәрәҗәдә үткән ярышларда еш катнаша. Киләчәктә аларга зур өметләр баглануын да әйтте ул.
Үзәктә оештырылган мәдәни чараларны урындагы халык көтеп ала. Мәсәлән, күп­тән түгел хатын-кызлар ара­сында “Мисс содружество” конкурсы узган. 35 яшькә кадәр булган гүзәл зат­лар катнашлыгында үткән бу ярышта конкурсантлар милли үзенчәлекне, аш-су осталыгын күрсәткән, кул эшләрен тәкъдим иткән. Наталья Александровна әйтүен­чә, мондый чараларда җиңү­челәрне билгеләргә дә кыен, чөнки катнашучы­ларның һәркайсы аларга бик җитди әзерләнә.
Югарыда әйтелгәнчә, үзәк зур патриотик эш алып бара. Күп­тән түгел хәрби-патриотик җырлар башкару буенча конкурс үткән. Онлайн-форматта узган чарада катнашучыларны ике номинация буенча билгеләгән­нәр. Үзәк җитәкчесе ассызык­лавынча, яшьләргә патриотик тәрбия бирү — бүген иң мөһим мәсьәлә­ләрнең берсе. Мо­ның нигезендә илебез, республикабыз киләчәге формалаша. Үзәк­тә барлыкка килгән “Хәтер” эз­ләү отряды да шуңа хезмәт итә.
— Отряд 2007 елда тө­зелде. Без сугышта һәлак булган яугирләрнең сөлдәләрен эзләү белән шөгыльләнәбез. Экспе­дицияләр вакытында әлегә ка­дәр сер булган бик күп мәгълү­матлар ачыклана. Бик күп хәбәр­сез югал­ган солдатларның сөл­дәләрен таптык, — ди отряд җитәк­чесе Гафуан Хафизов.
Отряд ел саен экспеди­ция­ләргә чыга. Аларда 15-20 кеше катнаша.
— Нуриман районының “Хәтер” эзләү отряды респуб­ликада иң яхшы отрядлардан санала. Безгә республика җитәк­челеге дә игътибар юнәлт­те. Кирәкле җи­һазлар булдыру һәм безнең эшчәнлекне тагын да үстерү өчен 100 мең сум күлә­мен­дә грант алдык. Шулай ук үзе­­без дә төрле грантлар алу чараларында актив катнашабыз. Күптән түгел шул рәвешле 150 мең сум грантка ия булдык, — ди отряд җитәк­чесе.
“Хәтер” отряды, чыннан да, әлеге эшчәнлектә зур уңышлар­га ирешкән. Ленинград өлкә­сенең Киров районы коточкыч алышлар барган урыннар буларак билгеле. Отряд еш кына шушы төбәктә була.
— Балалар тәүдә теоретик белем ала, аннары экспе­ди­ция­ләргә барабыз. Практик өлешкә, гадәттә, 8нче һәм 10нчы сыйныф укучыларын алып чыгабыз. Теоретик белем биргәндә төрле хәлләр турында сөйлибез, эскизлар күрсәтәбез. Ә инде сугыш яланнарында булып, яугир­ләрнең калдыкларын күргән­нән соң, балалар бик нык үзгәрә. Хәзер инде аларның дөньяга карашы да башка төрле. Снарядлар, гранаталар, патроннар — болар барысы да шушы еллар шаһиты. Анда әле һаман да сугышчылар казыган окоплар бар. Укучылар аларны үз күзлә­ре белән күрә. Шунда ук солдат­ларның сөлдә­ләре дә табыла... Шушы яланнарда һаман да патроннар сибелеп ята... Боларны үз күзлә­рең белән күрү, чыннан да, күңелдә аңлата алмаслык тәэс­соратлар калдыра. Балалар шунда ук олыларча фикерли башлый, җитди­ләнә. Алар шу­шы су­гышның никадәр явыз, канкойгыч булуын кү­рә, тоя, аң­лый. Бу аларда илгә карата мәхәб­бәт тәрбия­ләү генә тү­гел, го­мернең кадерен бе­лергә, дө­рес итеп яшәргә өй­рә­нергә дә зур этәр­геч бирә, — ди ул.
Гафуан Закуан улы билге­ләвенчә, алар башка өлкә отрядлары белән даи­­ми элем­тәдә тора. Экспе­ди­ция­ләр вакытында башка төбәк кешесе сөлдәләре табылса, шунда ук эзтабарлар­га чыгып, солдатларны ту­ган җиренә кайтарып җирләү мәьәләсен хәл итәләр.
Укучылар ярдәмендә сугыш кырыннан ниләр генә табылмаган! Исемле медаль­ләр, котелок, сугышчының исеме язылган калаклар, тараклар. Әлеге әй­бер­ләр яу­гирнең кем булуын ачыкларга ярдәм итә дә инде. Тәүдә биредә нинди сугышлар барганлыгы, анда кемнәр катнашканлыгы ачыклана, ә аннары бу исемле әйберләрнең хуҗалары турында да бе­леш­мә табыла.
— Мондый экспедицияләр зур әзерлек таләп итә. Әмма шуны ассызыклыйсым килә, укучыларның әти-әниләре дә безгә һәрвакыт ярдәм итә. Хәтта матди яктан ярдәм күрсәткән очраклар да бар. Шул ук вакытта, район хакимияте дә безнең башлангычны хуплый, — ди Гафуан Хафизов.
Наталья Гордеева билге­ләвенчә, әлеге отряд үзәк эшен­дә мөһим структура. Аның җитәк­че­се укучыларны кызыксындыра белә. Укучыларны экспеди­цияләргә алып чыгу зур җавап­лылык һәм әзерлек таләп итә. Балалар төрле, аларның һәр­кай­сы белән шәхси әзерлек эш­ләре алып барырга кирәк. Шулай булуга карамастан, Гафуан Хафизов һәр баланың күңеленә юл таба белә.
Без һәрвакыт тәрбияне әти-әниләр яисә укытучылар иңенә салырга өйрәнгәнбез. Әмма балалар еш кына компьютер, телефон артында утырып та үзләренә “тәрбия ала” дип әйтү дә артык булмас. Нуриман районы үсмер­ләре исә әлеге үзәккә килеп, спорт белән шөгыльләнә, сә­ламәт тормыш алып ба­рыр­га өйрәнә, мәдәнияткә тартыла. Югарыда аталып үтел­гән эзтабарлар отряды исә яшь буында туган илгә сөю тәрбияли, тыныч­лыкның кадерен белергә өйрәтә һәм балаларның шәхес буларак формалашуына ныклы нигез сала. Әйе, һәрнәрсәне аңла­ган, барьяклап та үсешкән кеше генә киләчәктә иңнәренә зур бурыч­лар сала ала. Нуриман райо­нын­дагы үзәк исә бу юнәлештә, чын-чыннан, максатлы эш алып бара.

Гөлия Гәрәева.
Нуриман районы.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас