+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
23 декабрь 2021, 21:55

“Үз биеклеге булуда кешенең бөеклеге”

 Гарифҗан Мөхәммәтшин бер җыры — “Керим әле урманнарга” дип аталган беренче җыры белән үк халык күңеленә керде. Бәхетле җыр. Димәк, аны иҗат итүче дә бәхетле. Очраклы хәл, дияргә дә мөмкиннәр. Ләкин әдәбиятта очраклылык бөтенләй булмый диярлек. Халык күңеле сизгер, очраклы әйберләрне кабул итми. Ә инде халык күңеленә кергән икән, димәк, шагыйрь шигъриятнең ниндидер бер эчке агымын, укучы күңеленә үзенең юлын тапкан. Бу инде табигый сәләт, шагыйрьлек дигән сүз.

“Үз биеклеге булуда кешенең бөеклеге”
“Үз биеклеге булуда кешенең бөеклеге”

Гарифҗан Мөхәммәтшин иҗа­тына ике сыйфат хас. Беренчесе – халыкчанлык, икенчесе – авылчанлык. Ул — матур мәгънәдә, авыл шагыйре. Үзе дә, шигырьләре дә. Үзе – авыл тормышын, игенчелек хезмәтен, авыл кешеләрен яхшы белә. Чөнки ул авыл тормышының үзәгендә кайный, шул кешеләр арасында яши. Шуңа күрә аның авылчан шигырьләре ышандыра, битараф калдырмый. Шигырьләре профессиональ каләм белән язылган. Образлары – гади, конкрет, халыкчан. Темалары уртак булгангамы, аның шигырьләре кайвакыт Г. Рәхим, Р. Гәрәй, Ф. Сафин шигырьләренә дә аваздаш кебек. Димәк, традицияләр дәвам итә. Образлары ул кадәр күзне чагылдыра торган ялтыравык бизәкләргә корылмаган. Шул ук вакытта ул тонык, төссез буяулар белән дә эш итми. Аның шигырьләре табигатькә тартым: тыныч, салмак, артык күзгә бәрелеп тормый, ләкин алар җанны җылыта. Алардан яктылык сирпелә. Ул шигырьләр туган як табигатенең аерылгысыз бер өлеше булып тоела башлый.
Һәр тауның да үз чишмәсе,
Чишмәнең – үз тавышы.
Суны тик үз чишмәсеннән
Эчә былбыл – таң кошы.
Шушы юлларны укыгач, Гариф­җанның үзе турында уйлыйсың: һәр җирнең үз шагыйре була, һәр шагыйрьнең – үз җыры.
Ә җырны шагыйрь бары тик үзенең туган җиреннән — кеше­ләреннән, табигатеннән, чишмә-суларыннан, урман-кырларыннан эзли. Эзли һәм таба. Ә тапканны югалтмаска кирәк! Гарифҗан Мөхәм­мәтшинның үзен мин әйбәт шагыйрь дип исәплим, ә шигырьләре безнең әдәбиятта үз урынын табар дип уйлыйм. Үземнең уйларыма да, Г. Мөхәммәтшинның киләчәгенә дә ышанам”.
Милләтебезнең йөзек кашы, мәшһүр шагыйрь Роберт Миңнуллин язган юлларны (“Шагыйрь генә булып калалмадым...” китабыннан – С.Г.) кабат укыйм да, таң калам. Әле шул чорда ук ни дәрәҗәдә төгәл хак-бәһа биргән ул Гарифҗан Мөхәммәтшин иҗатына! Якты-өметле киләчәген дә дөрес фаразлаган. Әүлия диярсең, валлаһи... Хәер, шигърият-моң, илаһи сәнгать беркадәр бирәдер алдан күзаллау сәләтен. Күпме гомер узган әлеге юллар язылуга, әмма ләкин әһәмиятен әле булса югалтмаган.
Гарифҗан Мөхәммәтшин – күпкырлы иҗат остасы. Шагыйрь, тәрҗемәче, байтак җырлар авторы, тарихчы, мөгаллим, үз-үзен аямаган тынгысыз җитәкче.
Сугыш чоры баласы ул. 1941 елның октябрендә дөньяга аваз сал­ган. Сикәлтәле тормыш юлы узган. Педагогия институтын тәмамла­ганнан соң балалар укыткан, мәктәп директоры булган. Әңгәмәләренең берсендә шулай искә ала ул: “Табигатем белән мин — укытучы. Кешеләрне яратуым да шуннан килә. Тәүге хезмәт баскычым Мамадыш районында югары сыйныфта укытудан башланды. Укучыларыма һәрчак шәхес итеп карадым, белемгә омтылулары гаять көчле иде. Математикадан төн уртасына кадәр шөгыльләнә идек, астрономия белән дә бик кызыксындылар, чоры нинди иде бит, адәм баласының беренче тапкыр галәмгә очкан еллары, укучыларның канатлы чагы... Кешеләрне шәхес буларак ярату әнә шулай мөгаллимлек елларымнан ук фор­ма­лашып, Яңгул, Чепья мәктәп­лә­рендә, аннан район җи­тәкче­легендә эшләгән чакларымда куәтләнде генә. Район хакимиятендә дә аңлашып эшләүне күздә тоттым... Ә җитәкче фигурасына килгәндә, аны тормышта кеше үзе тудыра, үзе сыйфатлый. Минем дә кешеләрне, халкымны яратуым шигърияткә, әдәбиятка, тарихи эзләнүләргә этәргеч бирде”.
Гарифҗан Садыйк улының беренче шигырьләре студент елларында ук институт гәзитендә басыла. Актив иҗат эшчәнлеге исә узган гасырның 70нче елларында Хәсән Туфан, Сибгат Хәким фатыйхасы белән башлана. Лирик, фәлсәфи эчтәлекле кыска шигырьләр остасы заман проблемаларына багышланган юмористик әсәрләре, публицистик мәкаләләре белән дә таныла. Балалар өчен актив иҗат итә.
Шагыйрьнең байтак лирик шигырьлә­ренә композиторлар тарафыннан көйләр языла. “Аулак өй” (Л. Батыр-Болгари музыкасы), “Ак җыр” (А. Хөсәенов), “Унсигез яшем язы” (А. Хөсәенов) кебек җырлары башкаручылар репертуарын баета, халкыбызның яратып тыңлый торган әсәрләренә әверелә. Сәхнә осталары башкаруында шактый җырларын үз эченә алган “Җырлар тәлгәше” видеокассетасы дөнья күрә. Ә бит, уйласаң, барысы да югарыда телгә алынган “Керим әле урманнарга”дан башлана...
Зур популярлык казанган, татар халкының легендар моңына әверелгән әсәр тарихын Гарифҗан Мөхәммәтшин болай дип искә ала: “Район советында эшләгән елларым. Районга Габдрахман Минский килде. Зыялы, матур, киң мәгълүматлы, күңелләргә үтеп керердәй тавышлы, күркәм шәхес... Ул чакта бит туган як, хезмәт кешеләре турында җырлар-шигырьләр язар өчен иҗат әһелләре авылларга килә иде. Өч көн буе район буйлап әтиле-уллы кебек сөйләшеп, фикерләшеп йөрдек. “Әдәбият буенча бик тә мәгълүматлы икәнсең”, дип, шигырь дәфтәремне алып китте. Анда минем шушы “Керим әле урманнарга” дигән җырым да бар иде. Илһам Шакировның бер концертыннан, “Карурман” җырын тыңлап, бик тәэсирләнеп кайткач, бер сулышта язылган җыр иде ул...
“Карурман” бит ул безнең тарихыбыз, татар халкын бетүдән йолып калган, ата-бабаларыбызны явыз Иван явыннан саклап, куенына сыендырган куе урман, шуңа да ул безнең халыкта кара булса да, изге санала. Бер докторлык диссертациясе якларлык төшенчә дип саныйм мин аны... Габдрахман ага әлеге дәфтәрне Хәсән Туфанга тапшыра, көннәрдән бер көнне Хәсән ага шалтырата, үзенә чакыра. Шаярта мәллә дип торам. Бардым, әле дә күз алдымда, урын өстендә кызыл одеялын ябынып ята, күргән газапларыннан соң аның ятып кына торуы гаҗәп түгел. Хәйран озак кына сөйләштек, шигырьләремне карап, тамгалап чыккан – ай-һай дигәне дә, бернигә дә ярамый, бик шәп бул­ган дигәне дә бар... Шуннан китте инде... Китап чыкты.
Һәм көннәрдән бер көнне гаҗәеп композитор Рөстәм Яхин шалтырата. Шулай ук үзенә чакыра... Башка­ланың Татарстан урамында сәнгать әһелләре генә яши торган йорт. Бераздан мәгърур җырчы Хәйдәр Бигичев та килеп керде. Рөстәм абый фортепианода уйный, искиткеч матур уйный. Шаккатып, онытылып тыңлыйм. Хәйдәр җилкәгә кулын салгач кына айнып киттем. Шуннан, әлеге җыр сәнгать комиссиясенең “кыл иләге” аша үтеп, халыкка тәкъдим ителде. Бераз үзгәреш белән, әлбәттә, чөнки ул чактагы совет идеологиясе “кара”, “куе” дигән сүзләрне кабул итмәде. Менә хәзер кирәк ул шундый көчле сәнгать комиссиясе... Татар мәдәниятен үз югарылыгына куяр иде ул”.
Әйдәгез шигырьне хәтердә яңартып китик.
Керим әле урманнарга,
Каеннар арасына.
Сөйлим әле моңнарымны
Сандугач баласына.
Керим әле урманнарга,
Урманнар арасына.
Сагышларым адаштырыйм
Каеннар арасында.
Керим әле урманнарга,
Урманның карасына.
Бәлки дәва табалырмын
Йөрәгем ярасына.
Юкка гына чын-чынлап халык җыры дип кабул итмидер күпләр бу илаһи сәнгать әсәрен. Бер тапкыр ишеттең исә, һич онытырмын димә...
Бәхет төшенчәсен дә үзенчә­лекле аңлый әдип. “Бәхет бит ул зур булалмый, мәхрүм калдырмасын азыннан”, дип ассызыклый шигырь­ләренең берсендә. Хәтта матур әдәбияттан шактый ерак торучыларны да тәмам әсир итәрдәй юллар бу. “Бәхет ул байлыкта, дигәннәрне аңлый алмыйм... Байлык дигәнең җиткән кадәр булсын, артыгы кирәк түгел. Күңелеңдә гармония булу, аһәң туу... Сабырлык, барына канәгать булып яши белү... Һәрбер эшне дә зур, дәрәҗәле итеп була. Менә мин дә һәр башкарган хезмәтемне җиренә җиткерергә тырышып яшим һәм эшлим. Бу да минем өчен бәхет санала... Ата-анам рухын саклаган авылдан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм... Чит ил калалары, урамнары буйлап күп йөрдем, әмма китеп тә өлгермим, җирсу җаныма тынгылык бирми. Авыл... бары тик авыл җаныма рәхәтлек, иҗатыма көч бирә, рухымны сәламәт итә”.
Бу җәһәттән Роберт Миңнуллин сүзләрен ничек инде кабат искә төшермисең, ди. Халыкчанлык, авылчанлык. Гарифҗан Мөхәм­мәтшин иҗатына хас төп сыйфатлар. “Үз биеклеге булуда кешенең бөеклеге” дигән гыйбарәсен исә шәхсән үзенә карата да әйтергә мөмкиндер.

Сәлия Гарифуллина.
Октябрьский шәһәре.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: