+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
17 Января 2022, 18:01

Тарихыбыз - уртак, киләчәгебез дә шулай булсын!

Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә республика Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов Татарстан Премьер-министры урынбасары Вәсил Шәйхразиев белән очрашты.

Тарихыбыз - уртак, киләчәгебез дә шулай булсын!Тарихыбыз - уртак, киләчәгебез дә шулай булсын!
Тарихыбыз - уртак, киләчәгебез дә шулай булсын!

Очрашу барышында Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан ике республика арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды.

- Төп чаралар Казанда 19 майдан 21 майга кадәр узачак. "Русия – Ислам дөньясы: KazanSummit" халыкара икътисади саммиты, татар дин әһелләре форумы һәм башка күп кенә чаралар планлаштырылган. Моннан тыш, чаралар Санкт-Петербургта, Себердә, Уфада узачак, шуңа күрә безгә гамәлләребезне координацияләргә кирәк, – диде Вәсил Шәйхразиев.

Ул, визитның төп максаты – дустанә республикалар арасында тәҗрибә алмашу, дип ассызыклады.

Азат Бадранов Башкортстанның да әлеге истәлекле датаны үткәрүгә әзерләнүен билгеләп үтте.

- Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел – безнең тамырларыбызны аңлау. Без тарихтагы мәгърифәтчеләргә, аларның хезмәтләренә күбрәк игътибар бирергә кирәклеге турында сөйләштек. Алар үзләрен милләтләргә аермаган – бу безнең уртак тарихыбыз, безнең уртак чыганаклар, - дип ассызыклады Азат Бадранов.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас