

«Украина тирәсендәге вазгыять турында җитди һәм ачыктан-ачык фикер алышу булды», - дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.
Билгеләп үтелгәнчә, Русия лидеры Донбасста махсус хәрби операция башлау хакында карар кабул итү сәбәпләре һәм шартлары турында коллегасына тулы аңлатма биргән.
24 февральдә иртән Владимир Путин ил гражданнарына мөрәҗәгатендә Донбасста хәрби операция башлануы турында хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге чараның максаты ил мәнфәгатьләрен, Украинада кыерсытылучы ватандашларны яклаудан гыйбарәт һәм ул Украинаны коралсызландыруга юнәлтелгән.
Русия лидеры 23 февральдә Донецк һәм Луганск халык республикалары җитәкчеләренең Киев агрессиясенә каршы торуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итүе хакында искәртте.