

Чараны Уфада яшәүче Ярослава Майер дигән өч бала әнисе оештырды. Аның сүзләренчә, бу көннәрдә ул Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы Русиянең Кораллы Көчләренә ярдәм итүне үзенең бурычы дип саный.
Социаль челтәрләрдә игълан урнаштырылган иде һәм менә берничә дистә уфалы үз автомобильләрендә Телеүзәккә кадәр килде. Русия һәм Башкортстан флаглары куелган автомобиль колоннасы башкаланың үзәк урамнары буйлап Телеүзәктән Машина төзүчеләр сараена кадәр барды.
Автохәрәкәттә катнашучылар машиналарын флаглар һәм наклейкалар белән бизәде.
Катнашучылар "Без русияле булуыбыз белән горурланабыз!" лозунгы белән берләште. Автоузышка теләге булган һәркем кушыла алды.