+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
7 март 2022, 03:56

Зоя! Аскындагы подписканы онытма!

"Кызыл таң"да каләм чарлаган журналист Зоя Солошина дөнья киңлекләрен яулый.

Зоя! Аскындагы подписканы онытма!Зоя! Аскындагы подписканы онытма!
Зоя! Аскындагы подписканы онытма!

Элеке хезмәттәшебез Инстаграмда татар эстрадасы турында сәхифә алып бара, матбугат чараларында әлеге темага багышланган кызыклы әңгәмәләре белән чыгыш ясый. Тагын дөнья гизә, машиналар, фатирлар алмаштыра... Декрет ялында булганда үзенең беренче миллион сум керемен эшләп тапкан. Каян килгән акча табу сәләте?! Бу хакта - шул ук Инстаграм сәхифәсендә.

«Минем беренче бизнесым 7 яшьтә үк «җимерелде». Ул вакытта безнең авылда мәктәп төзелә башлады һәм төзүчеләр авылда яшәүчеләрдән күпләп йомырка сатып ала иде. Ул җәйне мин тавык кетәклегеннән ерак китмәдем. Тавыклар йомырка салу белән җыеп алам. Ун йомырканы тутырам да килешү төзергә китәм.

Ул вакытта бер йомырка 1 сум тора иде. Ун сумга ике шоколад һәм 1,5 литрлы лимонад ала идем.

Беләсезме, бизнесым кайчан җимерелде? Картатай белән нәнәй тавыкларны йомырка салмый дип уйлый башлады һәм иткә дип чалдылар. Алар яшь тавыклар сатып алды. Ә алар кышка төзелешне туктаткач кына йомырка сала башлады.

Икенче бизнесым бераз үскәч булды һәм анысы да авыл хуҗалыгы белән бәйле иде. Картатай бернинди химикатсыз бакчадагы колорадо коңгызын бетерү максатын куйды. Миңа 0,5 литрлы 10 шешә корт җыярга кушты һәм 1 мең сум түләргә вәгъдә итте. Ул вакыт өчен бу бик зур акча иде. Акча бәһасен аңлау өчен 100 сумга сабантуйда «ял итеп» була иде.

Мин зур өметләр белән эшкә тотындым. Ул шешәне тутыру бик авыр иде, мин анда колорадо коңгызы төсендәге ташлар, туфрак та сала идем…Әмма ул кадәр корт җыю мөмкин түгел иде. Әле аларны кызганам, ач ятмасыннар дип шешәгә бәрәңге сабаклары атам.

Бу эш мине бик тиз туйдырды. Минем башка план килде. Безнең күршеләрнең биш баласы бар иде һәм алар бик тырышлар. Алар үз теләкләре белән бакчага чыгып корт җыя, мин дә җыям, әмма мин — акчага. Аларга алар җыйган кортларны миңа сатарга тәкъдим иттем. Без тәмлүшкәгә алмашырга килештек. Минем бизнес эшләп китте. Бабай минем «тырышлыгыма» соклана. Һәр шешәне бабайга тапшырам, ә ул дәфтәренә тамга куеп бара. Килешү буенча ун шешә тапшыргач кына акча түләнергә тиеш иде.

Әмма бер көнне бабай күрше малае белән мин төзегән килешү турында белде. Минем бу бизнесым да шуның белән тәмамланды. Әмма минем акыллы эш итүем өчен бабай түләде, тик 500 сум», — дип язган журналист.

Фото: "ВКонтакте"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас