+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
15 март 2022, 05:10

“Төп таяныч туган халкыңда ул!”

Башкортстанның халык рәссамы, Салават Юлаев һәм Яныш Ялкайн исемендәге премияләр лауреаты Георгий Калитовның якты истәлегенә.

“Төп таяныч туган халкыңда ул!”“Төп таяныч туган халкыңда ул!”
“Төп таяныч туган халкыңда ул!”

Менә ул сөйләгәннәрдән өзек: “Туксанынчы еллар башында СССР таркалды. Ил тулысы белән очсыз-кырыйсыз караңгылыкка батты. Шундый чакта адәм баласы, бигрәк тә сәнгать кешесе, исән-сау калыр өчен таяныч, һич югында, халык әйткәнчә, саламга булса да тотынырга тырыша. Ә минем өчен бердәнбер таяныч туган мари халкым булып чыкты. Юлдан язган баладай йөри торгач, мин аңа әйләнеп кайттым. Халкымның тарихында, мәдәниятендә, телендә, иҗатында ныклы таяныч тапкандай булдым. Әкиятләрдәге Актай кебек, мин дә акрын гына көч җыя башладым. Шулай тазару юлыннан бара торгач, үз туфрагында күлмәкчән басып торган яланаяк малай итеп сизә башладым. Шулай акрынлап мари мифологиясенә караган рәсемнәр төшерә, тактага уеп гравюралар ясый башладым. Идел Болгарстаны марилары язмышы хакында “Чирмеш угы ялтыравы” дигән китап язып, Сергей туганым ярдәме белән бастырдым. Йошкар-Олада Башкортстандагы мари рәссамнарының ике зур күргәзмәсен оештырдым. “Кандра – көмеш билбау” дигән республика мариларының бию фестивален оештырыштым. Бик озын булмаган гомеремдә Башкортстан марилары, республикабыз өчен кайбер нәрсәләр эшләнде. Ике дустымны һәм үземне эчкечелектән коткаруым белән чиксез горурланам”.

Георгийның бертуган абыйсы, Бөре балалар йортында бергә тәрбияләнеп, соңыннан язмыш берсен – сәнгать, икенчесен техника, сәнәгать, эшкуарлык юллары буйлап алып киткәч тә туганлыкларын саклап, фикердәш, ярдәмчел туганнар булып калган Сергей Гайниәхмәт улы сөйләгәннәрдән:
“Гошаның бер гадәтенә озак кына күнегә алмадым. Балачактан бирле бер-беребездән яшереп, әйтми калган серебез юк сыман. Бөре балалар йортында яшәгәндә дә шулай булды. Тик гомер буе аның нинди рәсем уйлаганын сөйләтә алмадым. Бары рәсем әзер булгач кына каләмдәшләренә, миңа күрсәтеп, ни әйтерне көтеп, эндәшми басып торыр иде.
Шуңа да аны Башкорт дәүләт опера һәм балет театры бинасын ремонт-яңарту эшләренә җәлеп итүләрен ишеткәч, икеләтә шатландым. Беренчедән, шундый мөһим эшкә туганыңны чакырулары – зур мәртәбә. Икенчедән, сирәк ара анда кереп, Гошаның эшләү алымнарын, ниһаять, күрә-күзәтә алу мөмкинлеге дә булачак. Минем ихлас кызыксынуымны күреп, моңа хәтле булмаганча, туганымның да теле ачыла төште.
Шуңа эш дәвамында да, аннан соң да ул сөйләгәннәрнең кайберләре белән уртаклашмакчымын. Әлбәттә, Гоша бу турыда үзе сөйләсә, кызыграк булыр иде. Әмма, ни үкенеч, соң инде...
Көтмәгәндә беркөнне Гоша, телефоннан шалтыратып, туганыбызны табу турында хәбәр итте. “Ничек?”, “Нинди туган?”, “Кил тизрәк, сөйләрмен”. Эшне калдырып, опера театры бинасына килеп, зур залга кердем. Утыргычлар каядыр чыгарылган. Идәндә – төзелеш материаллары, капчык-капчык гипс, алебастр, буяу тулы мичкәләр. Алар арасында Гошалар бригадасы түшәмгә эләргә әзерләгән зур люстра. Күрешкәч, Георгий берәүне чакырып алды да: “Безнең икетуган Александр Борисов”, – дип, безне таныштырды. Күрештек, тик барыбер берни аңламыйм әле. Архитекторны Мәскәүдән чакырып алганнар.
“Нигә фамилияң безнең нәселнеке түгел?”, – дим. Ул әйтә: “Сез дә нигә Гайниәхмәтов түгел, ә Калитовлар? Безнең әти Гайниәхмәт, аның энесе Шәяхмәт. Ә Шәяхмәт – минем әти. Димәк, без икетуганнар, шул ук Калитовлар булып чыгабыз”.
Бераздан әтиләребезнең юллары аймылышкан. Ә хәзер һәркем үз исем-фамилиясе белән үзенчә юл эзләп тапкач, Александр Борисовка Калитов фамилиясен алу мөм­кинме? Язмышны яңадан башлауга тиң бит бу. Шуңа гомер урманында күп еллар адашып йөргән мари балалары өчен “кан-туганлык тартуы көчендә булсын” дип, исем-фами­лияләребезне үзгәртми калдырып, ешрак хәбәрләшеп-аралашып яшәргә булдык. Җәй буе Мәскәү мэры Юрий Лужковның мил­ләттәше – туганыбыз Александр белән аралаштык. Уфада аның булмаган җире калмады... Тик күпме тырышсак та, Иванайга кайтырга җай чыкмады. Гоша вафат булгач кына, ноябрь аенда килеп, ике-өч атна буена иртәдән кичкә кадәр аның остаханәсендәге рәсемнәр, бихисап эскизлар, башланып, рамнарга тартып, эшләп бетерәсен көткән рәсемнәрен тәртипкә китерешеп, кире кайтып китте. Вакытсыз, көтмәгәндә вафат булган Георгийның нинди тырыш, тынгысыз зур иҗат кешесе булганына тагын бер кат ышанып-ышандырып китте. Хәзер аның иҗади мирасын тәртипкә салып, саклап, якташларга, халыкка җиткерү – минем төп эш. Менә хәзер Йошкар-Олада Георгийның зур күргәзмәсен оештыру белән мәш киләм. Ярый әле анда аның фикердәш-иҗатташлары бар. “Мари-Эл” республика гәзитенең баш мөхәррире Александр Абдуловка зур рәхмәт. Аның ярдәме белән Георгийның “Чирмеш угы ялтыравы”, башка китаплары дөнья күрде. “Ава” – “Ана” исемле балалар өчен китап Георгий үзе иҗат итеп, рәсемнәрне урнаштырган китап та Йошкар-Олада дөнья күрде. Бу әсәрләрдәге мари һәм урыс телләрендә бирелгән язма текстлар авторы да – Георгий. Мин – технарь. Сөйләү, язышу миңа авыр бирелә. Ә Гоша тормыш турында да, әдәбият-сәнгать турында да рәхәтләнеп – җәелеп яза торган иде. Шулай да тагын бер истәлек сөйлим әле.
...Зур зал түшәменә эленәсе мәһабәт люстра тирәли җиде сәнгать төрен гәүдә­ләндергән борынгы грек сыннарын урнаштырырга кирәк. Аңа хәтле үз төркеменә эшкә алынган М. Гайсин белән Р. Бурангуловны Георгий ике ай буе Ленинград музейларында йөртеп, данлыклы архитектура һәйкәлләрен өйрәнәләр, урындагы шартларга ничек туры китереп эшләү турында сөйләшәләр.
Кайткач, сәнгать алиһәләренең алтысын да гипстан эшләп, бронзага буйыйлар. Кал­ганнарын да әзерлиләр. Эшне даими күзәтеп торалар – республиканың Художество фонды җитәкчелеге, Министрлар Советы, партия Өлкә комитеты вәкилләре... Ә Мидхәт Шакиров көн саен дип әйтерлек я эшкә барышлый, я кичен керми калмый. Көннәрнең берсендә тикшерүчеләрнең берсе: “Нишләп әле безнең Башкорт опера һәм балет театрына ниндидер грек кызларын урнаштыру кирәк булды?” – дип таләпчән төстә сорау куя.
“Әйтик, җырларда җырланып, сәхнәдә сурәтләнеп, халык аңында күптән урын алган “Җиде кыз” бар. Милли театрда да алар булырга тиеш”. Ремонтчылар телсез-өнсез кала. Инде эшләнеп-коелып, төзәтәсе төзәтелеп, буялып әзерләнеп беткән, сыннарны күтәреп эләсе генә калган әзер эш харап була бит! Һуш җыеп, китерергә тырышкан дәлилләрен колакларына да элмиләр. Кулга бер эш бармый. Бу четерекле мәсьәләне ничек тә хәл итү, җитәкчеләрне күндерү өчен кемдер берәр абруйлы хөкемдарны чакырырга тәкъдим итә. Бу вазыйфага Мостай Кәримне тәгаенлиләр. “Ул ни әйтә – шулай булачак”, диләр.
Әйткәнемчә, моңа хәтле ремонт бригадалары эшләгән театр бинасына бер-ике кабат кереп чыгарга туры килгән иде. Гоша бригадасы әзерләгән урын да, остаханәсеннән алып килгән берничә сын да ошап калган иде.
Бу юлы Мостай Кәримне Георгийның Пушкин урамындагы 114нче йортта урнашкан остаханәсенә алып киләләр. “Керде, – дип сөйли иде туганым, – утырды, баш селкеп кенә җыелганнар белән исәнләшеп, озак кына безнең сызымнарга, урнаштырырга әзерләнеп беткән сыннарга карап торды да: “Театр сәнгатен кемнәр уйлап тапкан?” – дип сорады. Җыелганнар бертавыштан: “Борынгы грек кешесе!” – дип җаваплады. “Бу бина опера, балет сәнгате сарае булырга тиешме?” – дип сорады яңадан. Бертавыштан: “Әйе!” – дидек. “Шулай булгач, аны сез әзерләгәнчә бизәү дөрес булып чыга. Ә кызларыбыз сыны өчен урын башка җирдә дә табылыр”, – диде дә, саубуллашып, акрын гына атлап чыгып китте.
Атна-ун көн үтмәде, зур залны бизәү эшләре тәмамланды.
Ә җиде кыз сынына, чынлап та, лаеклы урын табылды. Бу алиһәләр исемен алган фонтан композитор Заһир Исмәгыйлев һәйкәле янында, опера һәм балет театры бинасын бизәп, шәһәргә яңа төс биреп тора.
Олы акыл иясенең вакытлы һәм урынлы сүзе, шулай итеп, Аксаков йортына тиешле тарихи аһәң салган Гоша дуслары белән иҗат иткән сәнгать әсәрен саклап калган.
Сыйнфый дошманның эзе дә калмасын, дип, 1930 еллардагы ремонт вакытында сүтеп алынган губернатор баскычы тирәсендәге шау-шуның турыдан-туры катнашчысы булмаса да, бу турыда да Гоша кайчак сөйли иде. “Кызыксынганнар драматург Наил Гаетбайның “Баскыч” пьесасын укысын”, ди иде ул. Анда да Мостай Кәрим белән композитор Заһир Исмәгыйлев әдәби герой рәвешендә катнашалар икән.
Ә сәхнә сәнгате Георгийны тиз генә үзеннән җибәрмәде. Башта аңа курчак театрында шул ук Наил Гаетбайның “Кара тартма” пьесасы буенча спектакльгә рәсемнәр эшләргә, аннары Мостай Кәримнең “Озын-озак балачак” әсәрен сәхнәгә әзерләүгә җәлеп итәләр. Туганым бу эшләрне дә күңеленә якын итеп, мавыгып, бөтенләй яңа дөньяга чумды. Премьерага ул безне дә чакырды. Без гаиләбез белән берьюлы ике тамаша шаһиты булдык. Берсе – сәхнәдә барган вакыйгалар булса, икенчесе – залда утырган өлкән Мостай Кәримнең балаларча ихлас шатланып-куанып, тамаша ахырында балалардан да арттырып кул чабуын күрү иде. Соңыннан Гоша болай дип сөйләде: “Гадәттәгечә, чәй эчү булды. Әзерләнгән өстәл янында бу юлы – театр җитәкчелеге, бер-ике артист һәм Мостай ага белән режиссер, мин. Шагыйрь, башта ук сүз алып, спектакльнең ихлас, кеше күңеленә барып җитәрлек җитдилеге дә, көлкесе дә урынлы булуы белән өлкәннәр өчен драма театрындагы варианттан да үзенә күбрәк ошаганын әйтте. Калганнарыбыз да, хәлдән килгәнчә, әсәрне сәхнәгә чыгару юлында башкарылган хезмәт турында сөйләдек. Кичә ахырында спектакль программасын сузып, Мостай агадан автограф бирүен сорадым. Менә аның 1999 елның 11 ноябрендәге язуы: “Дорогой, отчаянно талантливый Георгий Калитов! Очень рад новой нашей встрече. Мус­тай Карим”. Гоша туганым бу язуны да кадерле бүләк итеп саклады. Аны да, СССРның халык рәссамы М. Шамякинның “Учить с Вашим талантом – счастье!” дигән сүзләре белән, фотода зурайтып, Йошкар-Оладагы күргәзмәдә Георгийның иң кадерле рәсемнәре белән янәшә урнаштырачакмын”.
...Ниндидер акылга сай берәү: “Рәссам ач-ялангач булырга тиеш. Шул вакытта гына ул талантлы рәсемнәр ясый ала”, – дигән. Бу сүзләрне кире кагу өчен барлык көчен, сәләтен сарыф итеп, кече туганын тирән аңлап, аңа таяныч, язган китапларына иганәче, автордаш буларак чыгыш ясаучы Сергей Гайниәхмәт улы Калитов истәлекләре болар.
Башкорт дәүләт университетының ул вакыттагы ректоры Рәгыйб Гыймаев заказы белән эшләнеп, университет бинасының өченче катына ямь биреп торучы “Җир рухы” картинасы өчен Георгий Калитов белән Рәшит Зәйнетдинов Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясенә лаек булдылар. Бу әсәр турында күпләр язды. Шуларның берсен генә китерик:
“Рәссамнар арасында бер-берсен тән­кыйть­ләүче көнчелләр дә юк түгел. Ә менә
Г. Ка­литов белән Р. Зәйнетдинов чын күңелдән шатландырдылар. Шундый җитди, зур күләмле картина иҗат иткәннәр. Теләсә кем кулыннан килми андый эш. Триптих күз явын алып тора. Тагын бер нәрсәне һич онытырга ярамый: рәсем сәнгатенә, гомумән, сәнгатькә якын кеше генә бу эшнең җитдилеген аңлый ала. Егетләр аны уңышлы башкарып чыккан. Безнең Башкортстанда бүген моннан да яхшырак триптихны әйтә алмыйм”. Бу – СССРның халык рәссамы Әхмәт Лотфуллин бәяләмәсе.
Георгий сөйләгәннәрдән: “Салават Юлаев сыны килеп чыкмый гына бит. Икебезне дә эшләгән портретлар вариантлары канәгать­ләндерми. Икәү җәфаланабыз. Остаханә буйлап тегендә-монда йөри торгач, Рәшит абыйның эскизлары арасында ике кулын күкрәгендә кушырган шакмаклы күлмәкле егет рәсеме күзгә чалынды. “Менә бит безнең Салават!” – дип кычкырып җибәрдем. Үзен иркен тоткан, горур кыяфәтле егет Рәшит абыйның икетуган энесе Әмир Әминев портретының эскизы булып чыкты. Рәшит абый, аны шүрлектән тартып алып, алга илтеп куйды да рәхәтләнеп эшкә тотынды.
Озакламый, ниһаять, күңелебездәге канә­гать­сезлек тойгысы юкка чыкты. Вакыйганың мөһимлеген аңлаган, җаваплылык тоеп басып торган тарихи шәхесләрне берләштерүче нокта – алгы планда иркен кыяфәттә утырган шагыйрь Салават сыны барлыкка килде”.
Урал, Агыйдел күренешләре дә шулай ук үзен­чәлекле моң кебек, өч рәсемне дә берләштерә. Сәнгать дөньясында шулай да бул­галый икән. Георгий үзе язганча, игътибарлы кеше “безнең Салават”та – ниндидер дәрә­җәдә Әмир Әминев, ә Бөредәге Һәдия Дәүләтшина сынында шагыйрә Гөлфия Юнысова сыйфатларын чамалар”. Нәфис әдә­биятта да кайчак без теге яки бу үзен­чәлекләре (төсе-кыяфәте, тормыш факт­лары һ.б.) буенча уйдырма-уйлап чыгарылган геройда реаль шәхесне чамалыйбыз бит. Әйтик, Р. Солтангәрәевның “Җылы яңгыр” повестендагы геройларның яртысыннан күбесендә авторның замандашлары икәнен танып була. Ә Георгий тәкъдиме белән Рәшит Зәйнетдинов язган халык герое портретын сәнгать белгечләре яңача, рухи күтәренке образ дип бәяли һәм рәссамнар хезмәтен Салават Юлаев премиясенә тәкъдим итәләр.
Г. Калитовның тагын бер бәяләп бетергесез хезмәте турында әйтми булмый. Ул авторны талантлы рәссам гына түгел, дөньяга киң карашлы сәнгать белгече буларак та таныткан “Башкортстан сынлы сәнгать мәктәбе. Тарих” китабы.
“Сәнгать тарихчысы булмаган, рәссам, педагог Георгий Калитов иҗат иткән бу китап республиканың рәсем сәнгате үсешенә кабатланмас үзенчәлекле караш булып тора”, – дип бәяли бу хезмәтне сәнгать фәне белгече Ә. Хәсәнова.
Чынлап та, еллар буе төрле урында таралып яткан рәсем сәнгате хәзинәләрен, аларны иҗат иткән авторлар турында белешмәләрне җыеп бергә туплап, институт коллективы кулыннан гына килерлек хезмәтне Г. Калитов берүзе башкарып чыккан. Күп милләт (урыс, яһүд, татар, башкорт һ. б.) вәкилләренең уртак иҗат көче белән аякка бастырылып, үсеп киткән Башкортстан рәсем сәнгатенең үсешен Г. Калитов, ил, дөнья тарихы, сәнгате үсеше белән тыгыз бәйләнештә тикшереп, аңа кешелекле һөнәри карашын, шәхси рухын өргән. Әсәрне меңнәр көтеп алган уңышлы басма – Башкортстан рәсем сәнгатенең энциклопедиясе дип кыю исемнәргә мөмкин. Бу фикергә М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының художество-графика факультеты доценты, сәнгать фәннәре кандидаты, рәссам Д. Фаткуллина да ихлас кушыла. “Г. Калитовның бу китабы сәнгать укытучыларына, белгечләргә көндәлек эшләрендә куллану өчен менә дигән чыганак – уку әсбабы”, – ди ул. Нәкъ шуның өчен дә үзенчәлекле энциклопедиягә бәрабәр бу китап тиз арада ике тапкыр басылуга карамастан, сирәк очрый торган хезмәт – раритетка әйләнде. “Урал” фонды ярдәме белән нәшер ителгән күпсанлы фәнни-әдәби китаплар арасында бу басма, бәлки, республикабыз рухи-мәдәни үсеше өчен иң саллысыдыр.
“Болын буе марилары” дип йөртелгән төньяк-көнчыгыш мариларына гына хас “Кандра” биюен фән әһелләре, сәнгать белгечләре, журналистлар, язучылар бары Башкортстан мариларына гына хас, бүгенге күмәк мәдәният телендә, аларның бренды булырга тиеш дип исәпли.
Күптән бу турыда уйлап йөргән Г. Калитов һәвәскәр тарихчы С. С. Новиков, җәмәгать эшлеклеләре А. Ямурзин, М. Шәйморатовны, фән әһелләрен җыеп, көнчыгыш марилар биюе “Кандра” дигән рәсми булмаган оешмага туплап, шул исемдәге республика фестивале үткәрүгә ирешә. Аның фаразынча, борын заманнарда, әле халык булып бүлешә-аерыла башлауга хәтле бер ыру булып яшәгән кешеләр яшәүгә хаклы булуларын шул бию аша белдерергә омтылган.
Бу төбәк җирләрен берничә гасыр буена үз итеп, эшкәртеп яшәгән мари авылы Иванайда туып-үскән мари баласына башкорт халкының тарихы, әдәбияты-мәдәниятенә караган әсәрләр тудыру өстендә дә күп эшләргә туры килә. “Яши торгач, – дип яза ул, – шундый фикергә килдем. Шагыйрь әйтмешли, заманны сайлап тормыйлар, анда яшиләр һәм үләләр. Чынында да, тормыш адәм баласына ничек бирелгән, аны шулай кабул итәргә, иң мөһиме – үз эшеңне яратырга кирәк. Ә эшеңне яратудан иҗат туа. Милләтем буенча мари, яшәешем, иҗатым буенча башкортстанлы булу шуннандыр, ахры. Шуңадыр да “Уфа сынлы сәнгате” дигән китабымны ахыр чиктә “Башкортстан сынлы сәнгате” дип атадым. Йолдызлар чүпләмәдем, тик, халык әйткәнчә, чит илләрдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан булуны өстен күрдем”.
Узган елның җәендә, нидер сизгәндәй, Георгий миңа күптәнге китабының кулъязмасын бүләк итте. Күрәсең, беренче варианты буларак күзалланып, соңрак Сергей абыйсы тәкъдиме белән авылның 380 еллыгына бас­тырылып, авыл халкына таратылган саллы китап шунда формалашкан, дип уйларга кала. Монда да тынгысыз, һәрдаим уйланудан, фикерләүдән туктамас Георгийның эш стиле чагыла.
Кулъязмада миңа тәгаенләнгән хат та теркәлгән. Хатның тарихы болай. Бер-ике ел элек сөйләшеп утырганда Георгийга тел белгече Азат Камаловның “Башкорт АССРы топонимнар сүзлеге” (Уфа, 1980) китабын биреп тордым. Андагы күп кенә урман-тау, елга-су, хәтта авыл атамаларына аңлатма-тәрҗемә бирелми калуына игътибар итәргә, профессор Җәлил Киекбаевның төньяк халыклары, мари, удмурт телләренә игътибар итүен исәпкә алырга кирәк дигән идем. Георгий шунда ук берничә топонимның, чынлап та, мари, удмурт телләреннән алынганлыгын тәрҗемә итеп тә күрсәтте. Аннары бер галимнең, “Теге яки бу төбәккә соңрак килгән халыкның алдарак килгәннәр кушкан исем-атамаларын үз итүе, үзенчәләп җибәрүе табигый хәл”, дигән фикерен китерде. Шулай итеп, беренче тапкыр 1641 елда ук әле урыс патшасы Алексей Михайлович кәгазьләрендә теркәлгән Иванай авылы марилары исем биргән урман-тау, елга-суларны күпкә соңрак килгәннәр үз иткән булып чыгамыни инде? – дидем.
Ә тел тарихына битараф булмаган Сергей мари, удмуртлардан да күпкә элек бу биләмәләрдә дөнья көткән иран телле кабиләләрдән сакланып калган сүзләрнең ишле булуын раслый. Белеме буенча гуманитар фәннәрдән шактый ерак инженер, эшкуар Сергейның гуманитар өлкәгә караган күзәтүләре, фаразлары мавыктыргыч.
1995 елның октябрендә авылда берьюлы ике вакыйга билгеләнә. Балтач районы марие Георгий Калитовка Салават Юлаев исемен­дәге дәүләт премиясе тапшырыла. “Чынмы бу?”, “Булмас хәл”, “Ул кеше безнең марилар­данмы?” сүзләре китә. Бу вакыйга хөрмәтенә район исеменнән Георгийга яшь айгыр бүләк итәләр. “Азрак уйланып торгач, дулкынланган лауреат бүләкне “Иванай­ларның баш аллалары Ар курук кугузага багышлыйм!” дип игълан итә. Шулай рәсми чара Ар-тауга күтәрелеп, атны корбанга чалып, Ар курук хөрмәтенә үткәрелгән дини-рухи бәйрәмгә әйләнә. “Улым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла!” дигәндәй, монда да Георгий үзенә тугры кала. Бер әңгәмә вакытында “бүген мариларның аллага табынуы башкалардагы кебек ясалма, эчтәлексез килеп чыга”, дип ачынган Георгий табыну йоласының эчтә­леген, тәртибен тәфсилләп язуын укыганда гамәли күрсәтмә – сценарий булырлык кулъязма китабында шундый йомгаклау сүзләре бар: “Гомер үтте. Миңа хәзер 65 яшь. Бары да артта калды – яхшысы да, яманы да... Гомерем буе бер шәһәрдә талантлы кешеләр белән бергә яшәү, эшләү бәхете тиде. Ниндидер дәрәҗәдә сәнгатькә, мәдәнияткә, танылган шагыйрьләр, язучылар, рәссамнар язмышы-тормышына якын булуым белән чиксез бәхетлемен. Шулай итеп, мин дә “Сәнгать” поездының тамбурында, азрак кына булса да, юл үткәнемә шатмын”. Тик безгә, аны шактый вакыт белгән, аның иҗаты белән таныш, аңа якын дус бул­ган кешеләргә, Георгий бу юлы да, һәр­вакыттагыча, артык тыйнаклык күрсәткән кебек. Башкортстанның халык рәссамы, Салават Юлаев исемендәге дәүләт, мари халкының шагыйрь Яныш Ялкайн исемендәге пре­мияләре лауреаты, язучы һәм педагог, сәнгать тарихчысы Георгий Гайниәхмәт улы Калитов урыны күпмилләтле республика халкы барлыкка китереп тарткан сәнгать поездының иң затлы вагонында, ул үзе сурәтләгән республика рухын тәшкил иткән шәхесләр белән бергә!
“Мин – үз илемдә. Анда миңа бернинди революциянең, “мәйдан”ның да кирәге юк. Хрущевны да, Брежневны да, Горбачевны да, либерал-реформаторлар чытырдатып кыскан Ельцинны да күрдем. Урланган акчага алынган ничәмә миллион сумлык машиналарына утырганда чак сыйган гәүдәле карак чиновникларның хезмәткәр булып йөрүе, депутат булып кыланулары да күз алдымда. Ярый әле, аннан миңа, гаиләмә салкын да, эссе дә түгел. Бары шуны гына әйтә алам – бүгенге тыныч тормышка түзәрлек. Тагын бер тапкыр әйтәм: миңа бернинди революция кирәкми.
Хәзер күңелем тыныч, үлем мине куркытмый, әгәр дә теге дөньяда ата-бабаларым каршына барырга туры килсә, җавабым әзер. Кылган гамәлләрем ихлас булды, артык зур булмаган күңел йомшаклыкларымны, ярамаган эшләремне гафу итәрләр, шәт”.

Рәиф Әмиров,
филология фәннәре докторы,
профессор, академик, язучы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас