

Донецк, Луганск һәм Петровскига соңгы атнада Башкортстаннан гуманитар ярдәм белән икенче колонна килде. Исегезгә төшерәбез, гуманитар ярдәм Уфадан истәлекле көнне - Кырымның Русия белән яңадан берләшүенең сигезенче еллыгында киткән иде. Автоколоннаны Башкортстан Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов җитәкләде.
Радий Хәбиров Донбасс халкының ихтыяҗлары турында ДНРның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы объектларын тергезү буенча гуманитар ярдәм һәм контроль департаменты директоры Валентин Гордиенко белән сөйләште, гуманитар конвойны озата баручылар белән аралашты.
- Без бөтен Башкортстан белән ярдәм җыйганда Донецк һәм Луганск халык республикалары җитәкчеләреннән, беренче чиратта, Донбасс халкы нәрсәгә мохтаҗ, дип сораштырдык. Бу юлы конвой 100 тоннага якын йөк китерде. Бу - беренче кирәк-ярак товарлар, төзелеш материаллары, шәхси гигиена чаралары, канцтоварлар һәм башка бик күп нәрсәләр, алар зыян күргән регионнарда яшәүчеләр өчен бик мөһим. Өченчесе дә, дүртенчесе дә булачак. Бездә төзелеш материаллары җитештерә торган предприятиеләр бар. Бу хәзер биредә торакны тергезү өчен кирәк. Киләсе автопоездлар нәкъ менә шушы йөк белән барачак, - диде Радий Хәбиров. - Бүген Донецкка Башкортстанның хөкүмәт делегациясе килде. Без акрынлап тулыкыйммәтле сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне башлау өчен Донецк Халык Республикасы белән килешүгә кул куячакбыз. Мин монда беренче тапкыр гына килмим - минем монда яхшы танышларым бар. Ниһаять, тыныч вакытлар җитә дип өметләник. Барысын да бергә эшләячәкбез.
Белешмә:
6 мартта Донбасска Башкортстаннан 75 тонна гуманитар йөк белән беренче автомобиль колоннасы килгән иде инде. Автопоезд азык-төлек продуктлары, беренче кирәкле чаралар, сәнәгать товарлары: генераторлар, насослар, мотопомпалар һәм башка бик күп нәрсәләр китерде. Бүгенгесе - республикабыздан икенче гуманитар ярдәм автоколоннасы.
Фото: glavarb.ru