+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
20 март 2022, 17:58

Радий Хәбиров Донецкта Мәңгелек утка чәчәкләр салды

20 мартта Донбасска эш сәфәре ахырында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Донецк Халык Республикасы җитәкчесе Денис Пушилин белән күптән түгел генә Донецкта булган фаҗига урынын карадылар.

Радий Хәбиров Донецкта Мәңгелек утка чәчәкләр салдыРадий Хәбиров Донецкта Мәңгелек утка чәчәкләр салды
Радий Хәбиров Донецкта Мәңгелек утка чәчәкләр салды

Исегезгә төшерәбез, 14 мартта Украинаның кораллы формированиеләре шәһәрнең торак үзәгенә кассета тибындагы "Точка-У" тактик ракета комплексыннан ут ачтылар. Теракт нәтиҗәсендә 21 кеше һәлак булды, 37 кеше төрле авырлыктагы җәрәхәтләр алды, алар арасында бала да бар иде.

Башкортстан Башлыгы һәм республика Хөкүмәте делегациясе әгъзалары һәлак булганнарны искә алды.

Аннары Радий Хәбиров һәм Денис Пушилин Ленин комсомолы исемендәге паркта Мәңгелек утка, Батырлар аллеясендә урнаштырылган Донбассны саклаучылар бюстларына, шулай ук "Синең азат итүчеләреңә, Донбасс" монументына чәчәкләр салдылар. Шуннан соң республика җитәкчеләре Бөек Ватан сугышы хәрби-тарихи музеенда булды.

- Донбасс - безнең өчен тугандаш төбәк. Без Донецк Халык Республикасы белән хезмәттәшлек итәргә әзер: сәүдә йорты ачарга, агросәнәгать комплексында хезмәттәшлекне үстерергә, студентлар белән алмашуны оештырырга һәм башкалар, - диде Радий Хәбиров.

- Башкортстанның ярдәм итүе безнең өчен бик мөһим, - дип билгеләде Денис Пушилин. - Ул әле генә барлыкка килмәде, ә ДНР барлыкка килүнең беренче көннәреннән үк башланды. Һәм без тыныч киләчәккә ышаныч белән карыйбыз, чөнки җиңү безнең якта булачак!

 

Фото: glavarb.ru

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас