+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
27 март 2022, 09:54

Украина гаскәрләренең хәрби потенциалы кими

Украина гаскәрләрен ракеталар һәм сугыш кирәк-ярагы, ягулык һәм азык-төлек белән тәэмин итү туктатылган диярлек. Бу хакта брифинг барышында генерал-майор Игорь Конашенков сөйләде. Русия Оборона министрлыгының матбугат сәркатибе сүзләренә караганда, дошманның хәрби потенциалы кимегән.Брифингтагы мөһим яңалыклар:

Украина гаскәрләренең хәрби потенциалы кимиУкраина гаскәрләренең хәрби потенциалы кими
Украина гаскәрләренең хәрби потенциалы кими

- Киев, Харьков, Чернигов, Сумы һәм Николаев Русия гаскәрләре кулында, Херсон һәм Запорожье өлкәләренең күпчелек өлеше тулы контроль астында.

- Безнең солдатлар Луганск Халык Республикасы территориясенең 93 процентын һәм Донецк Халык Республикасының 53 процентын азат итте. Мәгълүматлар буенча, Украинаның Кораллы Көчләре тарафыннан бу республикалар территориясен контрольгә алу өчен хәрби операция әзерләнгән. Әлеге шартларда Донецк һәм Луганск халык республикаларына бары тик хәрби ярдәм генә күрсәтергә мөмкин иде.

- Украинада чит илләрдән ялланган хәрбиләр кимеде. "Тынычлык өчен көрәшчеләрне" аларның базаларына һәм лагерьларына югары төгәллектәге һөҗүмнәр куркыткандыр. 7 тәүлек эчендә илгә бер генә чит ил ялчысы да килмәде, киресенчә, аларның китүе күзәтелә. Русия Оборона министрлыгы мәгълүматлары буенча, Украина 62 илдән 6595 чит ил ялчысы һәм террорчылар өчен сыену урыны булды. Аларга сугыш алып бару кагыйдәләре кагылмый, алар рәхимсез рәвештә юк ителәчәк.
- Русия хәрбиләре үзләренең хәрби бурычларын батырларча һәм фидакарьләрчә үтәвен дәвам итә. Махсус операция барышында хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен Кораллы Көчләрнең 3,5 меңнән артык хәрби хезмәткәре югары дәүләт бүләкләренә лаек булды.
- Украинада махсус операция Путин куйган бурычларны тулысынча үтәгәнче дәвам итәчәк, дип ассызыклады Русия Оборона министрлыгы вәкиле Игорь Конашенков. Оборона министрлыгының барлык брифинглары ведомство сайтында: https://z.mil.ru/spec_mil_oper/brief/briefings.htm

 

Фото: kp.ru

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас