+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
3 Апреля 2022, 08:36

"Җырлап ачыла күңел!"

Кушнаренко районының Карача-Елга авылында узган күркәм бәйрәм илдә игълан ителгән Русия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланды.

"Җырлап ачыла күңел!""Җырлап ачыла күңел!"
"Җырлап ачыла күңел!"
- Без бу чараны чын мәгънәсендә бәйрәм итәргә булдык, - ди авыл старостасы Эльвира Фәрәхетдинова. - Пандемия чорында авылдашлар белән җыелышып күңел ачу мөмкинлеге булмады. Билгеле сәбәпләр белән сабантуйлар да чикләнгән чорны узгач, халыкта күңел төшенкелеге булмасын, дип, без авылда мәдәни чараларны башлап җибәрдек.

- "Җырлап ачыла күңел" программасын төзегәндә без моңа кагылышлы Интернет материалларын, вакытлы матбугат мәкаләләрен, "Кыздыл таң"да дөнья күргән материалларны, энциклопедияләрне файдаландык. Иң мөһиме - үзебезнең урындагы энциклопедия! - ди авыл мәдәният йорты җитәкчесе Резеда Мортазина. - Әби, әниләрнең, хәзерге заман осталарының кул эшләреннән тезелгән күргәзмә, безнең авылча яңгыраган гармун моңнары, җыр-биюләр безгә бик кадерле. Әлеге чараны оештыруда ярдәм итүче һәркемгә аерым рәхмәт. Авыл яңара, яши һәм яшәячәк тә әле. Иң мөһиме - башлап йөрүче кызлар бар. Алар арасында төрле һөнәр ияләре. Безнең бәхеткә, иңен куярдай егетләребез дә бихисап. Карача-Елга урта гомуми белем бирү мәктәбендә озак еллар татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирүче Динар Гыйзетдинов бәйрәмгә үзе генә түгел, гармун телләренә басарга өйрәткән укучылары белән килде. Рөстәм Ахунов - үзебезнең "йолдыз"ыбыз инде, Ансаф Җиһангиров - республикада танылган башкаручы. Алда янә матур чаралар көтәбез. "Кызыл таң" укучыларын бәйрәмнәрдә көтеп калабыз!


Автор:Резида Валитова
Читайте нас