Бәйрәм 2020 елдан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указына ярашлы елга ике тапкыр – апрельнең өченче һәм сентябрьнең икенче җомгасында үткәрелә һәм халыкларның гореф-гадәтләренә, тарихына һәм мәдәниятенә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бирә.
Быел ул “Башкортстан халыкларының мәдәни мирасы елы” республика музей акциясе кысаларында уза.
Безнең республикада 164 милләт вәкиле яши. Аларның һәркайсының үз тарихи һәм мәдәни үзенчәлекләре бар. Милли костюм – ул кием генә түгел, ә халык турында сөйли торган зур тарих та. Ул, милли үзенчәлекнең ачык “индикаторы” буларак, үткәннең мәдәни-рухи мирасын саклап калырга ярдәм итә.
Традицион башкорт киеменә моданы да республика Башлыгы Радий Хәбиров үзе кертте. Аның боерыгы белән рәсми чаралар өчен стильләштерелгән башкорт костюмы тасвирламасы расланды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты. Кагыйдәләр дәүләт хезмәткәрләренә, муниципаль түрәләргә, республика дәүләт органнары карамагындагы оешма җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә кагыла.
Төбәк Башлыгы ир-егетләр өчен стильләштерелгән эшлекле башкорт костюмының классик вариантын раслады. Моннан тыш, ир-егетләр костюмы камзол, билбау-кушак, түбәтәй бе-лән тулыландырылырга мөмкин.
Хатын-кызларның стильләштерелгән эш костюмы эшлекле күлмәк, тыйнак чигүле блузка һәм итек, эшлекле пиджак яки жилет, камзол, шулай ук костюм белән гармонияле классик аяк киемен үз эченә ала. Хатын-кызлар, шулай ук, тыйнак зәркән бизәнү әйберләре һәм бижутерия, күкрәкчәләр куллана ала.
Костюмнар ир-егетләр өчен дә, хатын-кызлар өчен дә бер үк төрле булырга тиеш. Аларны ирекле стиль киемнәре (джинсылар, шортылар, үтәкүренмәле блузалар), шундый ук аяк кием-нәре (кроссовкалар, шлепанцлар, мокасиннар, босоножкалар, калын табанлы аяк киеме), шулай ук классик стильгә туры килми торган прическа белән бергә йөртергә ярамый.
Шушы юнәлештәге эшләрнең тагын берсе – ул башкорт милли костюмы осталарының “Тамга” халыкара конкурсы. Проект традицион милли костюмның уникаль кыйммәтләренә, аның этник үзенчәлегенә һәм күптөрлелегенә, Башкортстанда заманча мода тенденцияләренә игътибар җәлеп итүгә юнәлтелгән. Конкурсны оештыручылар — Башкортстан Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге, Милли музее, Бөтендөнья башкортлары корылтае.
“Тамга” конкурсы 2021 елның сентябрь башында старт алды. Конкурста Италия, Төркия, Казахстан, Мәскәү, Курган, Чиләбе, Ырынбур, Самара өлкәләреннән, Пермь краеннан һәм Башкортстанннан 200 катнашучы һәм 1020 эш катнашты.
Чара барышында осталар халык киеме элементларын ясау буенча мастер-класслар үткәр-деләр. Күргәзмәдә шулай ук узган елгы “Тамға” конкурсы лауреатларының эшләре күргәз-мәсе дә эшләде.
Проект кысаларында популяр җырчы Зилә Бәхтиеваның “Мин башкортча сөйләшәм” җырына клип белән таныштыру да булды.
Проектны финанслау “Русия милләтләренең бердәмлеген ныгыту һәм Башкортстанда халыкларның этномәдәни үсеше” дәүләт программасы кысаларында тормышка ашырыла.
Республика халык иҗаты үзәге быел да әлеге датага багышланган чаралар үткәрә. Шулай итеп, бүген Русия халыкларының мәдәни мирас елы, Башкортстан халыкларының милли костюмы көне кысаларында башкорт милли костюмы осталарының “Тамга” конкурсының иң яхшы эшләре күргәзмәсе ачыла. Ул Башкортстан Милли музеенда апрельгә кадәр эшләячәк.
Экспозициядә проект финалистлары, Уфа, Мәскәү, Сибай шәһәрләреннән, Чиләбе, Ырынбур өлкәләреннән, Архангель, Балакатай, Гафури, Кырмыскалы, Мәчетле, Туймазы, Учалы районнарыннан костюмнар һәм дизайнерлар осталары, рәссам-нарның эшләре тәкъдим ителәчәк.
Милли китапханәдә “Халык костюмын интерпретацияләү проблемасы” дигән темага тү-гәрәк өстәл узачак. Анда мәдә-ният һәм халык-сәнгать кәсеп-челеге өлкәсендәге белгечләр: танылган этнографлар, рәссам- дизайнерлар, бу өлкәдә эшчәнлек алып баручы җәмәгать оешмалары һәм берләшмәләре вәкилләре катнашачак. “Түгәрәк өстәл”нең максаты – фән һәм практика вәкилләрен халык киемен үзгәртеп кору һәм трансформацияләү мәсьәләләренә киң җәлеп итү, эшлекле элем-тәләр урнаштыру, фәнни һәм гамәли казанышлар белән алмашу, тикшеренүләр нәтиҗәләрен реаль практикага кертү мөмкинлекләре турында фикер алышу.
Чараларның турыдан-туры трансляциясен РФ мәдәният порталында карарга мөмкин булачак. “Тамга” башкорт милли костюмы осталары конкурсының иң яхшы эшләре күргәзмәсен https://www.culture.rulive/broadcast/30843/vystavka-luchshikh-rabot-konkursa-masterov-bashkirskogo-nacionalnogo-kostyuma-tamga сылтамасы буенча сәгать 10.00нан карарга мөмкин. “Халык костюмын интерпретацияләү проблемасы” темасына түгәрәк өстәл. https://www.
culture.ru/live/broadcast/30923/
kruglyi-stol-na-temu-problema-interpretacii-narodnogo-kostyuma сылтамасы буенча 11.00 сәгатьтә башлана.
Кичә “Башкортостан” дәүләт концерт залында “Халык чиккән тарих” дигән сөлгеләр күргәзмәсе ачылды. Анда Халыклар дуслыгы йорты филиаллары – тарихи-мәдәни үзәкләр музейларыннан сөлгеләр коллекциясе тәкъдим ителде. Тамашачылар чын халык әсәрләрен – республикада яшәүче 12 халыкның сөлгеләрен 17 апрельгә кадәр карый ала.
Татар тарихи-мәдәни үзәге 100 елдан артык иҗат ителгән сөлгене тәкъдим итте. Аны Бүздәк авылында яшәүче Әминә Сакаева тапшырды, сөлге аңа әбисеннән калган. Үзәкнең баш белгече Гүзәл Гәүһәрова сүзләренә караганда, сөлгенең бизәкләр төсе яхшы сакланган. Күргәзмәдә башкорт, урыс, татар, удмурт, мари, мордва, чуваш, белорус, украин, немец һәм латыш сөлгеләре дә тәкъдим ителде.
Зөһрә ИСЛАМОВА әзерләде.