+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
20 апрель 2022, 13:42

Концерт гөрләгәндә машиналар туктап тора

Уфада Зәки Вәлиди урамында хәрәкәт вакытлыча чикләнә һәм «Торатау» Конгресс-холлы каршында парковка ябыла.

Концерт гөрләгәндә машиналар туктап тора
Концерт гөрләгәндә машиналар туктап тора

22 апрельдә «ZaРоссию» концерты үткәрелү сәбәпле, Зәки Вәлиди урамы участогында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк һәм «Торатау» Конгресс-холлы каршындагы парковка ябылачак.

Аерым алганда, Зәки Вәлиди урамы буенча транспорт хәрәкәте Мәҗит Гафури урамыннан алып Аксаков урамына кадәр иртәнге 9дан төнге 24 сәгатькә кадәр чикләнәчәк.

Әлеге участокта хәрәкәтне чикләү гамәлдә булган вакытта җәмәгать транспорты маршрутларының хәрәкәт схемасы үзгәрәчәк.

Шәһәр хезмәтләре уфалыларны һәм башкала кунакларын әлеге чикләүләргә аңлап карауларын сорый һәм мөмкин булган уңайсызлыклар өчен гафу үтенә.

Ул көнне Уфа халкы һәм кунаклары «Торатау» Конгресс-холлы янындагы мәйданда очрашачак, анда зур концерт узачак (Зәки Вәлиди ур., 2 йорт). Программа бик бай. «Ва-БанкЪ» һәм аның лидеры, Русиянең атказанган артисты Александр Ф. Скляр, шулай ук Сергей Галанин җитәкчелегендәге «СерьГа» хедлайнерлар булачак. Шулай ук Карина Низамова һәм Prado төркеме чыгыш ясаячак. Neo Vision тамашасы белән Zainetdin этник-коллективы сөендерәчәк. Концертка керү ирекле.
Кич буе 17:00 дән 20:00 сәгатькә кадәр мәйданда шәһәрнең хәйрия оешмалары турында мәгълүмат стенды эшләячәк, анда теләге булган һәркем аларның эшчәнлегенә кушыла һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итә алачак.

Шулай ук, Уфа яшьләре БДУда «Белем» мәгърифәтчелек җәмгыяте экспертларының лекцияләрендә катнаша ала.
Алар алдында тәҗрибәле икътисадчылар, социологлар, тарихчылар, мәдәниятчеләр һәм психологлар чыгыш ясаячак.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: