+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
21 апрель 2022, 22:57

"Җырларга да канат кирәк, канат, Очмый икән җаның, җыр тына..."

Шагыйрь Рафаэль Сафинны сагынып.

"Җырларга да канат кирәк, канат, Очмый икән җаның, җыр тына..."
"Җырларга да канат кирәк, канат, Очмый икән җаның, җыр тына..."

Дөньяга ап-ак сафлык биреп торган февраль аенда күренекле шагыйрь, драматург Рафаэль Сафин дөньяга килгән. Ул үзе дә әдәбиятка тик сафлык кына алып килеп, керле күңелләрне тазартып торды. Аның белән кайда гына очрашулар булмасын, алар бүгенгедәй һаман хәтердә. Аннары Рафаэль ага Уфада Гафури урамында минем икетуган абыем белән күрше генә, фатирларына бер ишек аша кереп яшәделәр. Бу да миңа туганым белән ут күрше булган шагыйрь белән еш очрашып, аралашу мөмкинлеге  бирә иде. Кыйгыда юбилей кичәләрен уздырганнан соң, кайткач, шагыйрь абыем янына кереп, туган якка кайтып йөреп килү шатлыгы белән уртаклашкан, Кыйгы күчтәнәчләреннән авыз иттергән. Кичәдә минем дә катнашуымны зурлап, туганыма рәхмәтләрен белдергән. Сәхнәдәге чыгышымны зурлап: “Элегрәк белмәдем, ярдәм иткән булыр идем... Сеңлеңнең таланты, һичшиксез, зур бәягә лаек!” – дигән сүзләрен, абыебыз еш кына искә төшереп сөйләр иде. Бу вакыйгадан соң инде, ике күрше арасы тагын да якынаеп, очрашулары ешрак төс алган. Табын-бәйрәмнәр уздырганда, Рафаэль абыйның өстәл-утыргычлары да күршеләренә килеп керә торган иде... Аларның, менә шулай якынаеп китүләрендә минем дә катнашлыгым булуы белән әле дә чиксез шатланып, горурланып яшим, шагыйрь калдырган илһам нуры белән иҗат итүемне дәвам итәм. 2003 елны шагыйрь иҗаты һәм тормышына багышланган “Кеше китә – җыры кала!” дигән мәкаләм “Безнең Кыйгы “ гәзитенең лауреаты исемен яулап, гәзит укучылар арасында зур резонанска ия булды.

Миңа Р. Сафинның М. Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында узган 80 еллык юбилеена багышланган чараларда катнашырга туры килде. Шагыйрь турында  якташлары исеменнән чыгыш ясау мөмкинлеге дә булды. Шагыйрь яшәгән  йортка мемориаль такта кую тантанасында катнашу бәхете тиде.

Әйе, шагыйрь өчен иң дулкынландыгыч минутлар туган якларына соңгы тапкыр кайткан көннәрендә булгандыр. Үрге Кыйгы авылы мәдәният йортында шагыйрьнең 70 еллык юбилей кичәсе дә, бүгенгедәй, әле дә сагындыра. Сәхнәдән Х. Туфан сүзләренә шагыйрьнең яраткан “Агыла да болыт агыла...” җырын җырлаганнан соң, кичә тәмамлангач, шагыйрь рәхмәтен белдереп: ”Уфада үткән бәйрәм кичәләрендә шушы жырны ишеттерер өчен Мәдәния Акчуринаны сорап, опера театры директорына берничә гариза яздым, сезнең барлыгыгызны белсәм, талган аякларымны талдырып та йөрмәгән булыр идем”, – дип, чыгышымнан бик тә канәгать булуын зур дулкынлану хисләре аша белдергән иде. “Сеңлем, сез языша да торгансыздыр әле... Вакыт табып, олы матбугатка, “Кызыл таң”га  язып бирсәгез иде бу кайтып китүләрем турында”, – дигән үтенечен дә әйтте. Шагыйрьнең тәкъдимен, мин, әлбәттә, зур теләк белән кабул иттем. Олы шәхеснең миңа зур ышаныч белдерүе олы матбугатка чыгу өчен зур ышаныч та бирде. Шагыйрьнең хәле җиңелдән булмавы күзгә күренеп торса да, кем уйлаган, шулай ашыгып мәңгелек юлга юлланыр дип... Ул ашыкты, ә мин истәлекле язмамны өлгертә алмадым, соңладым... Үкенечкә булды...

Шагыйрь исән чакта аның белән булган бу соңгы аралашуым, инде аның вафатыннан байтак еллар үтсә дә, һаман тыңгылык бирми. Урыны, җае туры килгәндә сәхнәләрдән шагыйрьнең шигырьләрен, поэмаларын яттан укып, тамашачы алкышларына күмелгән чаклар да еш кына булып торды, яраткан җырын да башкарам, урындагы матбугатта шагыйрь истәлегенә материаллар чыгарып, басманың лауреаты исемнәренә дә лаек булдым, тик һаман Рафаэль аганың үтенечле соңгы карашы һәм соңгы сүзләре  минем өчен әманәткә хыянәт кебек торып калды... Күңелемнең фәкать, шагыйрь теләген үтәгәч кенә тынычлана алырына ышану мине республикабызның иң мәһшүр һәм шагыйрь Рафаэль Сафин яратып укыган олы басмабыз “Кызыл таң”редакцисенә мөрәҗәгать итүгә этәрде дә инде.

Тормыш ни кадәр авыр булмасын, ишле гаиләле әтиебез бик күп басмалар яздырып укый торган иде. Рафаэль Сафин исемле шагыйрь белән дә мин мәктәп елларында ук «Агыйдел» журналы аша таныштым. 60нчы еллар ахырында Күгәрчен урта мәктәбендә  укып йөргән чагым. Ул чорда киң дөньяга юлны шул басмалар яра иде. Почтальонның зур сумкасын күтәреп килеп керүен олы кунак көткән кебек каршы ала идек. Ул чакларда, бигрәк тә кичләр җиткәч, күрше апалар бер өйгә җыелып кич утыра торган иде. Шәл бәйләү, дебет эрләү өчен генә түгел, бу утырулар заманына карата әдәби укуларга тиң матур күренеш тә иде. Ә кычкырып укучы ул – мин. Төп бурычым – кич утыручыларга җурналларның яңа килгән санын кычкырып уку. Менә “Агыйдел” журналының яңа саны. Бер авторның зур гына әсәренең дәвамын көтеп алдык. Сәке түрендәге иң уңайлы урынга утырып, шуны укырга җыенам. Шулчак журнал битендә Р. Сафин дигән авторны күреп калып, башта шул шагыйрьнең шигырен укырга булдым. ”Кыр казлары” дип атала иде ул. Укый башлап күп тә үтмәде, апаларның берсе сулык-сулык еларга кереште. Сугыштан әйләнеп кайтмаган туганнарын исенә төшергән икән. Кабат-кабат укыттылар миннән бу әсәрне, шагыйрь сүзенең көче, сихри моңы шул чакларда гомерлеккә күнелемә кереп урнашты, моннан ары инде мин шигъриятән башка яши алмадым. Шул рәвешчә, шигърият белән якыннан очраштырган бу авторның әсәрләрен төрле гәзит-журнал битләреннән эзли торган булып киттем. Шагыйрь кебек, Ходай биргән сәләтем белән гармунда  уйнарга өйрәндем, шагыйрь кебек, сәнгать училищесында укырга хыялландым, һәм нәкъ шагыйрь кебек, киләчәгемнең сукмакларын әдәбиятка булган омтылышым билгеләде. Үзенчәлекле иҗат, талантлы шәхес, тик үзенә генә хас моңга ия Рафаэль Сафин шигърияте, таланты мине үз артыннан әйди-әйди, сүз сәнгате серләренә, әдәбият дөньясының нәкъ үзәгенә илтә торган чәчәкле болынга алып килде. Ә шагыйрьнең үзен күрү, якыннан танышу университетка укырга кергәч, беренче курста булды.

1970нче еллар. Уку йортының тамаша залы шыгрым тулы. Шигърият кичәсе бара. Тере шагыйрьләрне беренче тапкыр күрүебез – иң алгы рәткә елышканбыз. Президиумда – моңа кадәр ишетеп, укып кына белгән күренекле язучылар. Алар арасында Рафаэль Сафин да бар. Тулай торактагы бүлмәдәш кызларым – Кыйгы районыннан, якташ шагыйрьләренең чыгышын көтә, мин дә аларга кушылам. Шулчак төркемебезнең иң чая кызы Фәнизә (“Тулпар” журналында эшләп, хаклы ялга чыкты) пышылдап кына: “Әйдәгез, әнә теге читтәге чибәр абыйга шаяртып хат язып җибәрик”, – диде.

“Абый, абый! Сиңа нигә 50, ә миңа тик бары 18?” Шулай дип язган язуыбыз озакламый кичәгә рәислек итүче Мостай Кәрим кулында иде инде. Язуга күз йөртеп чыккач, елмаеп, кулдан-кулга ары җибәрде. Безнең бу шаянлыгыбыз язучыларга да бик ошады булса кирәк. Президиумдагылар җиңелчә генә хәрәкәтләнеп, үзара хәбәрләшеп алдылар. Араларында иң өлкәне, ап-ак чәчле Кирәй Мәргән күзлеген бер киеп, бер салып: ”Кызлар моны, мөгаен, миңа язганнадыр”, – дигән бик канәгать кыяфәттә хатны кесәсенә салып куйды. Рафаэль абый белән шулай итеп “аңлаша” алмый калдык. Менә ул үзе трибунага чыкты. Кап-кара костюмнан, төп-төз гәүдә, тыйнак кына бөдрә чәчләр, ачык һәм горур караш, җиңел һәм ышанычлы адымнар... Ничек гашыйк булмыйсың? Шагыйрьнең ут чәчеп торган чагы бит! Әйе, без бу кичәдән Рафаэль абыйга, аның шигъриятенә, талантына гашыйк булып кайтып киттек.

Мондый очрашулар соңыннан да еш кабатланып торды. Бу соклангыч шәхес кайда гына чыгыш ясамасын,  башкалардан һәрчак аерылып торды. Безнең алда шагыйрь генә түгел, ә талант җыелмасының матур бер үрнәге, бизәкле гөлләмәне хәтерләткән кабатланмас шәхес – гармунчы да, драма актеры да, гаҗәеп көчле янгырашлы тавышка ия булган сүз остасы да басып тора иде. Үз-үзен тотышы, аның табигате өчен генә сайланып бирелгән кебек, тышкы һәм эчке матурлык, тыйнаклык һәм горурлык тамашачыны  үзенә  каратып, мөкиббән итә иде. Шагыйрьнең шәхесенә олы хөрмәт хисләре тудырган сәбәпләрнең тагын берсе итеп мин аның хатын-кызга булган мөнәсәбәтен әйтер идем: бу мөнәсәбәттә күпме зыялылык, күпме тыйнаклылык, ирмен дигән ирнең әхлакый һәм рухи сафлыгы ярылып ята иде. Моның сәбәпләре бәлки аның “бер сөюенә генә табынып яшәвендә” булгандыр.

Укуымны тәмамлагач, язмыш мине Кыйгы яклары белән бәйләде. Шушы төбәктә яшәү чорында мин бер нәрсәне аңладым: бу якларның матур табигате моннан чыккан кешеләрне генә түгел, читтән килүчеләрне дә әсир итә. Туган җиреннән читтә яшәп, аның белән җылы мөнәсәбәтне, аңа булган җылы мәхәббәтне гомеренең соңгы минутына кадәр саклый алган Рафаэль Сафин кебек шагыйрьләр бик сирәктер ул.

Гомере буе туган ягына мәдхия җырлап иҗат итүче Рафаэль Сафин белән очрашуларны һәрвакытта без – якташлары, туганнары, дуслары, якыннары, шигърият сөючеләр зур түземсезлек белән көтеп яшәдек һәм ул очрашулар шаулап-гөрләп үтә иде. 70 яшьлек юбилее көннәрендәге соңгы очрашу кичәсе мәңге онытылмаслык булып хәтердә уелып калды.

Кадерле кунагыбызның кайтуын көтеп алгандай, Кыйгының шул елгы көзе дә ашыкмый, көйсезләнми генә, бу якларда сирәк була торган кояшлы, җылы көннәре белән куандырып торды. Рафаэль Сафин да туган якларына көз ялкыны, көз муллыгы белән кайтып кергән иде.

Көннәр шулай аяз торалар,

Торрыйк-торрыйк оча торналар.

Торрыйк-торрыйк...

Уйлар тагы да

Балалыкка кайтып чорнала.

Көннәр шулай аяз торалар.

Шундый биек зәңгәр һавалар!

Шундый иркен, якты җир йөзе.

Кояш мине үзе тибрәтә

Алтын бишек – туган җир үзе.

Торрыйк-торрыйк оча торналар...

                                       (“Торналар очканда”.)

Шагыйрь үзенең гомер көзен күз уңында тотып, табигатьнең бу вакытын шигырьләрендә еш кына искә алды. Соңгы кайтуын да нәкъ менә шушы вакытка туры китерүенең сәбәбе очраклы бумагандыр, күрәсең. Шушы соңгы кайтып китүендә ниләр кичерде, ниләр уйлады икән ул? Хәер, шагыйрьнең бездән, якташларыннан, яшерер бер сере дә булмады кебек: ул ачыктан-ачык сөйләште, шатланды, моңсуланды, әсәрләрен укыды, сәхнәләрне яңгыратып тальян моңына күмде.

Әйе, 70 яшь кеше гомере өчен аз түгел, ә шагыйрьгә ул – бер мизгел. Катлаулы тормыш һәм иҗат юлы, яшәлгән еллар үзенекен итә, күрәсең... Сәламәтлеге шактый какшаган Рафаэль абыйның моңсу да, сагышлы да күз карашлары һәр нәрсәне, һәр әңгәмәчесен, гүя, соңгы кабат күрәм дигәндәй, сабыр гына күз уңыннан үткәрә иде кебек... Шагыйрьнең нечкә күңеле барысын да алдан сизгән, тойгандыр, күрәсең...

Ни кызганыч, материал әзер булганчы, шагыйрь якты дөнья белән хушлашып та өлгергән... Көтмәгән... Безне, шигъриятне ятим итеп китеп барган. Ашыктың, шагыйрь, ашыктың...

Кайтты… Шагыйрь мәңгелеккә туган авылына кайтты… Әтисенең каберенә көзнең соңгы чәчәкләрен салганда да озакламый аның янына кайтып ятачагын сизгәндер шагыйрь.

Мин калырмын синдә

Кешеләргә

Үзем канат, үзем көч булып,

Кеше яши фани дөньяларда

Очса гына җаны кош булып.

                                     (“Туган җиргә ялвару”.)

Шагыйрьнең мәңгелек йорты тормышта да, иҗатта да, шигърияттә дә туган авылында калды… Кайберәүләр кебек, мәрмәргә төренгән каберлекләрне сайламады, ә бит ул да шулай итә ала иде… Юк, аны туган ягының кыр чәчәкләренә күмелгән каенлыклары тартты. Аның иҗат дөньясына багу белән үк үзеңне илаһи хисләр дәрьясында кебек тоясың. Каләмдәшләреннән аермалы буларак, Рафаэль Сафин – әдәбият дөньясына җыр-музыка сәнгате аша килеп кергән язучы, трибун шагыйрь, тормышның кайсы яклары турында гына язмасын, хәтта мәхәббәттә дә күнел бунтарьлыгы аша яшәешне сафландыру өчен көчен дә, сәламәтлеген дә кызганмады. Аның  “Тормыш кушуы” (1956) дип исемләнгән тәүге җыентыгында ук һәр шигыре шагыйрьнең  үзенә генә хас әйдәүче моңы барлыгын күрсәтте. Иҗатының башында ук формалашкан юнәлеше әсәрләренең соңгысына кадәр сакланып калды. Бик күп иҗатчылар кебек, ул да тормышында төрле иҗтимагый-сәяси вакыйгаларга шаһит булды. Әмма теге яки бу дулкынга яраклашам дип, тормышында маяк итеп кабул иткән  гомумкешелек идеалларына һәм үзенә, шигъриятенә хыянәт итмәде.

Дөрес, Рафаэль Сафин калын-калын томнар аша олы тарихи вакыйгалар, кискен фактларга корылган сюжет белән мавыкмады, иҗатының асыл ташы булып кеше шәхесе ятты. Һәм шул кеше дигән затны табигать биргән бөтен булмышы белән иң бөек идеаллар баскычына мендерә алды. Чөнки шагыйрь өчен шуннан да зуррак максат юк иде. Бу идеалны ул тормышка гашыйк күңелдән тапты. Шуңа да шагыйрьнең иҗаты – тормышка гашыйк кешенең иҗаты ул. Ә гашыйк кешенең күңеле тик шаян җырлардан гына тормый икән, мәхәббәт, сөю хисләре күп вакыт ялкыны белән өтеп ала, сагышка сала, моңга төрә, күп очракта бәгырьне телгәләп, чарасыз да калдыра. Шагыйрь иҗатында мондый моңнар бихисап. Үзәкләрне өзәрлек күңел газаплары шагыйрь шәхесен дә урап узмады бит…

Җанга якын газиз туган төбәгенә кайтса, шагыйрьнең күңел балкышы яңара, уйлары сафлана, чишмә суларын уртлап, әрнүле йөрәгенә ял таба, хозур туган ягы табигатен фәкать ул гына аңлый төсле. Бу чишмәләр, бу горур Әй елгасы, баһадирдай киң күкрәкле Лачынташ та шагыйрь хисләренә битараф түгел – көтеп ала...

                             Һәр куакта мин бүген кунакта,

                             – Эч суымны, мә! – ди һәр чишмә.

                              Дәшкән кебек була һәрбер чәчкә:

                              Безнең янда калчы, кал, китмә!                                  

                              Әй буена төшсәм, шаян дулкын

                              Әйтә кебек “Әйдә ,уйна!”

                              Кояш төшә суга, гүя судан

                              Балалыгым карый елмаеп.

                                           (“Бу тиклем дә сагыныр икәнмен”.)

Шушы урында кечкенә бер чигенеш ясыйсы килә. Шул ук студент елларында Кыйгы якларын университетның театр агитбригадасы белән спектакльләр куеп йөрер өчен сайлаган идек. Бу да очраклы гына булмагандыр. Шагыйрь иҗаты һаман үзе артыннан ияртә. Көннәрнең берсендә Рафаэль Сафинның туган авылы Еланлыда Сибай халык театры гастрольләре белән тап килдек. Шунда театрның баш режиссеры, Башкортстанның халык артисты Закирҗан Хановның шагыйрьнең туган авылына карап: ”Мондый гүзәллектә ничек итеп Рафаэль булып тумыйсың, мин дә туар идем!“ – дип шаяртуы хәтердә калган.

Әйе, шагыйрь иҗатының рухи һәм илаһи чыганагы, һичшиксез, аның туган яклары булды – таулары, урманнары, кыя ташлары... Ул үзе дә шушы гүзәллек эчендә табигать баласы булып калырга яратты, туган төякне онытмау, аны күз карасыдай саклауны иң мөкатдәс бурыч итеп исәпләде.

Моң тибрәлә һәр куакта,

Битләүләрдә, үзәндә...

Чү, карасам, барлык бу моң

Үземдә бит үземдә.

Рафаэль Сафинның әсәрләрен кабат-кабат укыган саен шагыйрь образы тулырак ачыла бара. Кызганычка каршы, бу бай иҗат әз өйрәнелгән. 50 елдан артык иҗат чорында байтак китаплары басылып чыгуга карамастан, аларны табуы кыен, тәрҗемәләре турында сүз дә юк. Заманында шагыйрь үзе дә бу яклап бик тыйнаклык күрсәткәндер, минем шигырьләремне чыгарыгыз, китапларымны бастырыгыз, дип йөрмәгәндер, бу аның табигатенә ят күренеш, әлбәттә. Башкорт драматургиясен, шигъриятен үстерүгә зур өлеш керткән талантлы шагыйрьнең иҗаты киләчәктә ныклап өйрәнелер, китаплары да басылып, дөнья күреп торырлар дип ышанасы килә.

Рафаэль Сафинның арабыздан китүен инде айлар гына түгел, еллар саный бара. Кыр казлары һәр яз саен Әй суында коеныр, язларның һәр ел саен кабатланып торуына сөенер, көзләр җитәр, алар, шагыйрьне хәтерләтеп, тагын бу якларны калдырып, очып китәрләр... Һәр елны шулай кабатланыр... Шагыйрь калдырган моңнар каенлыкларда, тугайларда, кыяташлар арасында кайтаваз булып яңгырар. Кышның ап-ак сафлыгы белән дөньяга килеп, елның шул мизгелендә арбыздан китеп барган шагыйрь озык-озак безнең күңелләрдә яшәр, ул калдырган моңнар кар бөртекләре кебек, хисләребезне сафландырып торыр.

Әгәр бер көн аусам шушы җирдә,

Кар ябарлар минем өстемә...

Карлар ява, ява якты моңнар...

Яусын! Яусын! Моңнар кочагында

Бер кайчан да мин бит өшемәм.

 

Җәмилә ХӨРМӘТУЛЛИНА,

Югары Кыйгы лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Русия Федерациясе мәгарифенең шәрәфле хезмәткәре.

Кыйгы районы.

 

Фото автор архивыннан.

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас: