+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
22 апрель 2022, 21:58

Константин Толкачев: «Безнең көч - бердәмлектә һәм хакыйкатьтә»

Бүген Уфада "ZaРоссию" концерты булды. Меңләгән уфалы һәм шәһәр кунаклары Конгресс-холл янындагы мәйданга үзләренең гражданлык позициясен белдерү, Русия һәм Президентның киләчәк өчен көрәштә көчләренә теләктәшлек күрсәтү өчен җыелды.

Константин Толкачев: «Безнең көч - бердәмлектә һәм хакыйкатьтә»
Константин Толкачев: «Безнең көч - бердәмлектә һәм хакыйкатьтә»

Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев сүзләренә караганда, музыкаль марафон зур сәяси вакыйга булды.

"Бүген Көнбатыш илләре безнең илгә бик зур басым ясый, аларның максаты – илебезне көчсезләндерү, – дип шәрехләде Константин Толкачев. – Без аларның Русияне җимерергә һәм икътисади яктан юкка чыгарырга омтылуларын күрәбез. Иң пычрак ысуллар, тоталь дезинформация һәм русофобияне кузгатудан башлап, Бандера токымын корал белән тәэмин итүгә кадәр бара.

Тик аларның бу провокацияләре барып чыкмаячак. Бүген безнең Кораллы Көчләр Донбассны саклау буенча мөһим бурычларны үти. Алар арасында безнең республика кешеләре дә аз түгел. Русиялеләр неонацизмны юк итүдә омтылуда бердәм. Безнең көч - бердәмлектә һәм хакыйкатьтә».

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: