Шәһәр мәдәният һәм ял паркы мәйданында Русия, Башкортстан флаглары, яшьләр оешмалары байраклары, хәрби-патриотик клублар, фашизмга һәм нацизмга каршы плакатлар белән бик күп кеше җыелды.
Тамашачыларга сәламләү сүзе белән шәһәр хакимияте башлыгы Эльдар Вәлидов мөрәҗәгать итте.
"Без сезнең белән гади вакытта яшәмибез, - диде ул. - Донбаста булган егетләргә ярдәм күрсәтергә тиешбез, аларны туган якларында исән-сау көтәбез. Без алар белән! Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров әйткәнчә, “Без бергә, иңгә-иң терәп яшәргә тиеш. Без башкортлар да, без татарлар да, без удмуртлар да, без чувашлар да, без мордвиннар да, без - бердәм!"
Шәһәр халкы өчен паркның ачык сәхнәсендә Нефтекама иҗат коллективлары чыгыш ясады. Концертның хэдлайнерлары "PRADO" һәм "Зайнетдин" этно-поп төркемнәре булды.